(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь). Декабрьдә Порт
урамында яңа кар эретү станциясе эшли башлаячак. Ул Вахитов һәм Идел буе
районнары территориясендә карны кабул итүне һәм эретүне өч тапкыр арттырырга
мөмкинлек бирәчәк. Тулаем алганда, барлык кар эретү станцияләренең куәте
тәүлегенә 6,3 мең тоннадан 8 мең тоннадан артыкка кадәр артачак. Яңа станциядә
тест режимында Казан Башкарма комитетында эшләнгән «электрон кар талоннары»
системасын сынап карыйлар, ул шәһәрне җыештыруны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин төзелеш эшләренең барышын тикшереп кайтты.
Порт
урамындагы яңа станция ике камера белән җиһазландырылган һәм тәүлегенә 1148
тонна кар эретә алачак. Пунктны тутырмас өчен, камераларга чүп-чарны тоткарлаучы
кәрзиннәр урнаштыралар. Административ-көнкүреш корпусы төзелеше тәмамлана.
Мәйданчык үзе әзер инде. Җитештерү эшләрен декабрьдә тәмамлау планлаштырыла,
бүгенге көндә алар 95% ка үтәлгән, дип хәбәр итте «Водоканал» МУП директоры
Андрей Егоров.
Моннан
тыш, хәзерге вакытта Казанда Несмелов урамындагы кар эретү станциясенең куәте
арта – гамәлдәге кабул итү камерасы янына тагын берсе төзелә.
«Без
карны чистарту һәм утильләштерү буенча шәһәр инфраструктурасын үстерүне дәвам
итәбез, чөнки җыештырыла торган юллар саны арта. Шәһәргә яңа кар эретү
машиналары кирәк. Узган ел без кар эретү станцияләренә 665 мең тонна кар алып
чыктык – бу алдагы ел белән чагыштырганда 27% ка күбрәк. Кыш кышка охшамый,
шулай да без бар булган ресурсларны әзерләргә тиеш», – дип билгеләп үтте Илсур
Метшин.
Казанда
11 кабул итү камерасы булган җиде кар эретү станциясе эшли. Ике объект
файдалануга тапшырылгач, кар эретү станцияләре саны сигезгә кадәр, ә кабул итү
камералары саны 14 кә кадәр артачак. Гомуми җитештерүчәнлек 6,3 мең тоннадан 8
мең тоннадан артыкка кадәр булыр дип көтелә.
Шулай
ук Тэцевская урамында кар җыю өчен 12 мең кв метрдан артык мәйданлы мәйданчык
төзелә. Ул шәһәрдә эрегән суларны чистарту системасы булган яңгыр канализациясе
белән җиһазландырылган беренче мәйданчык булачак. Аңа Авиатөзелеш, Киров һәм
Мәскәү районнары территорияләренең бер өлешеннән кар чыгару планлаштырыла.
Гадәттән
тыш хәлләр очрагында район администрацияләре белән берлектә вакытлыча кар
туплау өчен өстәмә тугыз урын оештырылган.
Яңа
кар эретү станциясенең үткәрү сәләтен арттыру өчен тест режимында анда
үзбушаткычларны автомат рәвештә танып белү проекты гамәлгә ашырыла, дип хәбәр
итте цифрлаштыру буенча Мэр киңәшчесе Максим Булатов. Мәсәлән, узган кышта
җыелган 665 мең тонна карны чыгару өчен 133 меңгә якын рейс башкарырга кирәк
булган. Әлегә кадәр шәһәр станцияләрендә карны кабул итү процедурасы шактый
озакка сузылган: шоферны кул режимында тикшерү һәм рөхсәт рәсмиләштерү уртача
10-20 минут вакыт ала. Нәтиҗәдә, станция капкасы алдында йөк машиналарыннан
чиратлар барлыкка килә. «Электрон кар талоннары» дип аталган яңа система
автомат режимда транспортны танырга, аның нинди оешмага каравын билгеләргә,
рөхсәт буенча мәгълүмат белән чагыштырырга һәм машинаны станциягә кертергә
мөмкинлек бирә. Бу пунктның үткәрүчәнлеген һәм шәһәр урамнарын җыештыру
тизлеген арттырачак.
Киңәшмәдә
шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Игорь Куляжев һәм
Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы
Альберт Салихов, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий
Кремлев катнашты.