(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче ноябрь,
Диләрә Гафурова). Казан Мэры Илсур Метшин «Данафлекс-Нано» ҖЧҖ предприятиесендә
булды. Бүгенге көндә 936 хезмәткәр бөгелүчән пакетлар һәм пленка материаллары
җитештерүдә эшли. Шәһәр башлыгына завод цехларын, предприятие ашханәсен
күрсәттеләр, шулай ук кадрлар белән эшләү принциплары турында сөйләделәр.
«Данафлекс-Нано»
ҖЧҖ идарәче директоры Азат Галиев хәбәр иткәнчә, «Данафлекс» 2001 елда
нигезләнгән һәм бу елларда Россиянең иң эре бөгелүчән төргәк җитештерүчесе
булып киткән. Компанияләр төркеме дүрт заводны үз фәнни-тикшеренү үзәге белән
берләштерә. Барлык заводлар да Татарстанда урнашкан: өчесе – Казанда, берсе –
«Алабуга МИЗ» махсус икътисадый зонасы территориясендә. Барлык заводларда
хезмәткәрләрнең гомуми саны 1759 кеше тәшкил итә. Компанияләр төркеменең кереме
2022 елда 27 млрд сум тәшкил иткән, 100 мең тоннага якын продукция җибәрелгән.
Илсур
Метшин бөгелүчән пакетлар җитештерү цехын һәм басма цехын карады, предприятиедә
ESG принципларын кертү белән танышты, ашханәне карады һәм предприятие
хезмәткәрләре белән аралашты. Мэрга предприятиеләрнең кадрлар эше турында аерым
хәбәр иттеләр. Әйтик, быелның июленнән компанияләр төркеме үз хезмәткәрләренә
ирекле медицина иминияте һәм предприятие ашханәләрендә бушлай туклану бирә, дип
сөйләде Азат Галиев. Барлык заводларда ял бүлмәләре, спорт залы һәм душ
бүлмәләре җиһазландырылган.
«Ачык
тәрәзә» каналы аша хезмәткәрләр белән кире элемтә булдыру шулай ук компаниянең
өстенлеге булып тора, хезмәткәрләр атнаның һәр җомгасында эшкәртелә торган
аноним мөрәҗәгатьләр калдыра ала. Шулай ук хезмәткәрләр өчен ай саен
топ-менеджерлар белән онлайн очрашулар уза.
«Данафлекс-Нано»
ҖЧҖ кадрлар җитмәүне быел кертелгән модернизацияләнгән остазлык системасы белән
компенсацияләде, бу яңа хезмәткәрләрне укытуны 16 айдан 8 айга кадәр ике тапкыр
киметергә мөмкинлек бирде. Элек остазларга төп эштән тыш яңа килүчеләрне дә
күзәтергә туры килә иде. Бүгенге көндә остазлар эшен адаптация менеджерлары
башкара. Бу практиканы «Данафлекс» башка заводларда таратырга планлаштыра.
«Данафлекс-Нано»ның
бөгелүчән төргәкләр җитештерү буенча директоры Андрей Пыченков компаниягә 2010
елда типограф өйрәнчеге булып урнаша. «Безнең компаниянең төп уңай яклары –
кешеләр һәм команда. Барлык хезмәткәрләр дә предприятие принципларын һәм
кагыйдәләрен тоталар һәм үтиләр, нәтиҗәдә завод зур адымнар белән үсеш ала», –
дип уртаклашты Андрей Пыченков.
Шулай
ук «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль максатчан программасы кысаларында узган
ел ахырында «Данафлекс-Нано» Сәнәгать үстерү фондының 300 млн сумлык займын
җәлеп итте. Төп җитештерү процессларын яңарту һәм автоматлаштыру өчен әлеге
суммага технологик җиһазлар һәм ярдәмче җиһазлар сатып алына.
«Кадрлар
һаман да барысын да хәл итә. Бүгенге көндә компетентлы кешене табу гына җитми,
корпоратив культура һәм мотивация системасы төзергә кирәк. Сезнең персонал
белән эшләү тәҗрибәсе уңышлы. Безнең эшлекле кадрлар форумында катнашырга
тәкъдим итәм. Казанның башка предприятиеләре белән бергә үз тәҗрибәгез турында
сөйләгез. Сез үз тармагыгызда лидер булу максатын гына түгел, ә персонал белән
эшләүгә дә зур игътибар бирәсез, сезнең стратегиядә кадрлар белән эшләү
өстенлекле. Бу бик мөһим», - диде шәһәр Мэры.
«Кадрлар
яңадан барысын да хәл итә» эшлекле форумы 10 нчы ноябрьдә Казан Ратушасында
узачак. Форумда сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, корпоратив сектор һәм
бизнес вәкилләре, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары җитәкчелеге,
шулай ук илнең башка шәһәрләре һәм төбәкләре вәкилләре җыелачак.
Казан
Мэры белән бергә предприятиегә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе урынбасары –
Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова, Икътисади үсеш комитеты рәисе
Гүзәл Минһаҗева да килде.