(Казан шәһәре KZN.RU,
31 нче октябрь, Диләрә Гафурова). Ел ахырына кадәр Казанның
Идел буе районында «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм
үзәгенең яңа бүлеге эшли башлаячак. Объект быел ачылырга планлаштырылган алты
объектның берсе булачак, ул ел саен ике меңгә
якын баланы колачлый алачак. Яңа бүлекчәнең үзенчәлеге шунда ки, ул үзендә
яшүсмерләр клубы һәм психология үзәге функцияләрен берләштерәчәк. «Подросток»
клублары челтәре белән берлектә анда программалаштыру, 3D-модельләштерү, балта
осталыгы һәм токарь осталыгы буенча дәресләр башланачак.
Психологик үзәкләрне капиталь ремонтлау
программасы ТР Рәисе кушуы буенча старт алды. 30 ел эчендә беренче тапкыр
шәһәрнең төрле районнарында урнашкан «Ышаныч» үзәгенең барлык 10
бинасы капиталь ремонтланды. Шуннан соң
республика башлыгы үзәккә тагын алты яңа бина бүлеп бирү турында карар кабул
итте. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат
Садыйков Кулагин урамындагы шундый үзәкләрнең
берсендә ремонт эшләренең барышын тикшереп кайттылар.
«Рөстәм
Миңнехановка һәм республика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәсем килә, без ремонттан
соң ун бүлекчә ачтык, шәхси мөрәҗәгатьләр, консультацияләр саны ике тапкыр
артты. Хәзер бу уңайлы, яхшы бүлмәләр. Иң мөһиме – хәл мөшкелләнгәч түгел, ә алдан
ук, кискенләшүне көтеп тормыйча, эшкә тотындык. Бу
проблеманы конфликтка юл куймастан чишәргә ярдәм итә. Белгечләр әйтүенчә,
яшьләр арасында психологка консультациягә йөрү дә модага кергән. Ел ахырына
кадәр без тагын алты яңа үзәк ачачакбыз», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Бер
киңлектә классик психологик хезмәт һәм «Подросток» челтәренең яшүсмерләр клубы
берләшүе Идел буе районындагы бүлекчәнең үзенчәлеге булып тора. Хәзер биналарда
капиталь ремонт үткәрелә. Бүгенге көндә эшләр 50% ка башкарылган, аерым
алганда, демонтаж ясалган, идән җәелгән, тәрәзәләр урнаштырылган. Хәзер эшчеләр
өслеген штукатурлау, электр челтәрләрен монтажлау, сантехника урнаштыру өчен
биналар әзерләү белән мәшгуль.
Үзәкнең
эчке бизәлешендә табигый мохитне имитацияләгән материаллар кулланылачак.
Мәсәлән, кварц-винилдан һәм тупас горизонталь штукатуркадан эшләнгән тактиль
диварлар балаларга психолог кабинетында ачылырга һәм проблемалар турында җиңел
генә сөйләргә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзер ремонтлана торган бинада элек
ЮХИДИ пункты урнашкан булган. Шуңа күрә яңа мәйданда машина симуляторлары белән
киберзал оештырылачак, анда яшүсмерләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнә алачак.
Бер үк вакытта балалар программалаштыру, 3D-модельләштерү, балта осталыгы һәм
токарь осталыгы буенча дәресләргә йөриячәк, дип хәбәр итте Казан Башкарма
комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.
Илсур
Метшин үзәктә сәнәгать дизайны түгәрәкләре ачу инициативасын хуплады.
«Әлбәттә,
иң мөһиме – коллектив, балалар һәм яшүсмерләр белән эшли белүче һәм эшләргә
теләүче кешеләр. Икенче мөһим компонент – эчтәлек, шул исәптән җиһазлар белән тәэмин
ителеш. Дөрес карар кабул ителгән: биредә компьютер уеннары гына түгел, балалар
сәнәгать дизайны белән дә шөгыльләнә алачак. Монда килгәч, балалар булачак
һөнәр сайлый алачаклар һәм бу аларның күңелләренә ошыймы, юкмы икәнен аңлый
алачаклар. Без бу сәнәгать районы, аның янында Теплоконтроль, «Вакууммаш» булуын хәтерлибез. Бик
яхшы идея. Иртәгәсе көн – сәнәгать дизайны. Белгечләр, остаханә өчен
программалар һәм җиһазлар әзерлибез», – дип өстәде Илсур Метшин.
Яшүсмерләргә
досуг эшчәнлегенә җәлеп итү аша психологик ярдәм күрсәтеләчәк. «Ышаныч» балалар
һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Елена Овчинникова билгеләп
үткәнчә, авыр тормышлы гаиләләрдәге һәм профилактик исәптә торучы балалар
аеруча игътибарга мохтаҗ.
«Без
яшүсмерләрне кызыксындырачакбыз – моның өчен киберзал булачак, бу мөһим һәм
актуаль, чөнки барлык балаларның да компьютерлары юк. Алар да интернеттан,
телефоннардан мәгълүмат алалар, яшьтәшләренең нәрсә белән яшәвен беләләр, шуңа
күрә әлеге урын аларны җәлеп итәчәк. Психолог авыр тормыш хәлендәге балага
булышыр өчен, үзәк аша күпер төзергә уйлыйбыз. Тагын
бер бурыч – үзбилгеләнү буенча психологик озата баруны җайга салу», - дип
сөйләде «Ышаныч» үзәге директоры.
Кулагин
урамындагы филиал торак микрорайонда урнашкан, анда бүген өстәмә белем бирү һәм
өстәмә ял итү учреждениеләре белән проблема аеруча кискен тора. Ел саен үзәк
ике меңгә кадәр баланы колачлаячак, көненә биш кеше психолог белән киңәшләшә
алачак.
Әгәр
күзәтүләр һәм психологик тест нәтиҗәләре буенча балага «Ышаныч» үзәгенең
Кулагиндагы эшчәнлеге кызык булмаса, ул башка бүлекләргә мөрәҗәгать итә алачак.
Әйтик, ТР яшьләр эшләре министры Казандагы «Ышаныч» үзәкләренең эш тәҗрибәсен
бөтен республикага таратырга тәкъдим итте.
«Мондый
үзәкләр җитәрлек түгел дип уйлыйм. Бүген республикада яшьләр һәм яшүсмерләр
өчен шундый учреждениеләр ачу кирәклеге турында уйладык. Бу идеяне коллегиядә
яңгыратырбыз», – дип ассызыклады Ринат Садыйков.
Психологик
ярдәмне белгеч белән көндезге сессиядә теләсә кайсы яшүсмер телефон аша
консультациягә язылып яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Ышаныч» хезмәте берләшмәсендә
ала ала. Шулай ук кайнар линия телефоннары аша аноним рәвештә ярдәм күрсәтәләр:
+7(843)277-00-00, +7(800)200-01-22. Балалар
өчен ышаныч телефоны: +7 (843) 571-35-71.