StartFragment
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). Төркиянең Конья шәһәрендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» халыкара оешмасының Бөтендөнья советы ачылды. Аның эшендә Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР башкаласы башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова катнаша. Форум кысаларында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия бүлегенә ике яңа шәһәр – Бөек Новгород һәм Ялта кабул ителде.
Казан Мэры Илсур Метшин Төркиянең Конья шәһәрендә ачылган «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» халыкара оешмасының Бөтендөнья советы утырышында катнаша.
Утырышта «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең яңа президенты итеп Конья Мэры Ибрагим Уйгур Алтай билгеләнде – мондый карар элегрәк кабул ителгән иде. Ул әлеге вазифада Монтевидео Мэры Каролина Коссены алыштырды. Исегезгә төшерәбез, 2021 елда оешманы Казан Мэры Илсур Метшин җитәкләгән иде. Хәзерге вакытта ул БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив советы президенты вазифасын башкара. Конья башлыгы, Казан делегациясен сәламләп, җитәкче органнарга сайлауларда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия бүлеге иң күп санлы делегация тарафыннан тәкъдим ителгәнен билгеләп үтте.
«Шәһәргә хокук: җәмәгать байлыкларын кайтару» сәяси дебатларында Казан башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова чыгыш ясады. Ул шәһәрләрнең иң яхшы практикалары, шул исәптән иҗтимагый байлыклар бирү турында проектлар тупланырлык бердәм платформа булдыру кирәклеген билгеләп үтте. «COVID-19 пандемиясе һәм глобаль кризисларның катлаулылыгы безне җирле һәм региональ хакимият органнарының ролен яңадан карап чыгарга мәҗбүр итте. Бу шартларда уңай тәҗрибә уртаклашу бик мөһим», – диде ул.
Илсур Метшин форум кысаларында шулай ук «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия бүлеге советы утырышын уздырды. Анда Евразия бүлекчәсе составына ике яңа шәһәр – Бөек Новгород һәм Ялта кертелде. Чарага күпсанлы делегация җитәкчелегендә килгән Ялта хакимият башлыгы Янина Павленко «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» составында эшләү шәһәр үсеше өчен перспективалар ачачагына ышаныч белдерде. Ялта Кырым ярымутравының Евразия бүлегенә кергән икенче шәһәре булган – элегрәк Севастополь кабул ителгән иде.
Утырышта шулай ук төрле муниципалитетларның шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге практикалары тикшерелде, 2024 елга эш планы расланды, узган ел эшчәнлеге турында хисаплар тыңланды.
Утырышта Бөтендөнья оешмасы Генераль секретаре Эмилия Сайз катнашты. Ул бүлекчәнең актив эшен билгеләп үтте һәм эшләнгән стратегияләр Евразия төбәге муниципалитетларын үстерүгә ярдәм итәр дигән өмет белдерде.
Бүлекчә эшендә шулай ук Россия, Монголия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан шәһәрләре вәкилләре катнашты. Моннан тыш, Тираспольдан (Приднестровье) делегация килде. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Евразия бүлегенә барлыгы 137 муниципалитет керә. Евразия бүлекчәсенең штаб-фатиры Казанда урнашкан.
Евразия бүлегеннән тыш, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»гә шулай ук Төньяк Америка, Европа, Латин Америкасы, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Азия-Тын океан бүлекләре керә.
EndFragment