(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь, Камилә Вилданова). Казанга туристлар агымы сигез ай эчендә – гыйнвардан августка кадәр – 2,8 млн кеше тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда күрсәткеч якынча 300 меңгә арткан.
«Туристлар саны белән тармакның сыйфаты да үсәргә тиеш. Бу юлда камиллекнең чиге юк. Һәрбер халыкара вакыйга безнең өчен профессиональ яктан тагын бер тапкыр үсәргә сәбәп булып тора. БРИКС алдыннан бер елыбыз бар. Без үсәргә генә түгел, ә дус илләрдән туристлар агымын арттыру өчен бу саммитны ничек кулланырга икәнлеге турында уйларга тиеш. Шулай ук мөһим шәһәрләр һәм илләр белән яңа авиаэлемтәләр ачу турында уйланырга кирәк. Калган елны башкалабызның киләчәк туристлык үсеше өчен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк кулланыйк», – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
Быел пассажир агымы буенча Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропорт рекорд куйды: 1 нче октябрьдә 4 миллионынчы пассажир теркәлгән. Чагыштыру өчен, узган ел бу күрсәткечкә 29 нчы декабрьдә генә ирешелгән иде. Бүген 68 юнәлеш буенча очышлар башкарыла: 44 эчке һәм 24 халыкара авиарейс. Аэропортта Яңа юнәлешләрдән Истанбул, Актау, Владикавказ, Череповец, Кировка сәяхәтләр бар.
Апрельдән августка кадәр су транспорты 214 227 туристка хезмәт күрсәткән. Бу 2022 елга караганда 56,8% ка күбрәк.
Казан Кремле Татарстан башкаласы кунакларының яраткан урыны булды. Ел башыннан сигез ай эчендә аны 3 млн 300 мең кеше караган, 2022 елда шул ук чорда – 2 млн 800 мең кеше. Үсеш ярты миллионга якын кеше тәшкил итә. Чәкчәк музее да уңай динамика күрсәтә: бу сезонда анда 33,5 мең кеше булган, бу 2022 елга караганда 6,5 меңгә күбрәк. 45 меңгә якын кеше «Шәһәр мазарасы» музеен караган, үсеш 5 мең тәшкил иткән.
«Казан Ривьерасы» аквапаркы популяр булган: гыйнвардан августка кадәр анда 494 801 кеше килгән. Иң күп агым, әлбәттә, җәйгә туры килде – өч ай эчендә анда 312 430 кеше булган. Тагын ял ысулы – тимер юл вокзалыннан елга портына һәм кирегә «Түбәтәй» ретро-трамваенда йөрү мөмкинлеге.
«Бөтен маршрут дәвамында кунаклар Казан тарихы белән аудиогид аша таныша. Бу җәйдә «Түбәтәй»дә 622 кеше йөрде. Җәйге чорда трамвай 60 ка якын рейс башкарды», – дип сөйләде шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
1 нче майдан 29 нчы сентябрьгә кадәр Казанның 44 400 кешесе һәм кунакларына «Вдохновение» заманча уңайлы елга трамвайчигында Казансу акваториясе буйлап экскурсия үткәрделәр. Ул 50 кешегә исәпләнгән, ә сәяхәт 40 минут дәвам итә. Сәфәр шәһәрнең архитектура символларының берсе – «Казан» гаилә үзәге янындагы причалда башлана һәм тәмамлана.