(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь, Диләрә Гафурова). Киләсе кыш Казанда тротуарлардагы бозлавыкны булдырмас өчен мәрмәр валчыкны күбрәк кулланачаклар. Узган ел аны беренче тапкыр сынадылар. Бу бозга каршы материалны барлыгы мең тоннага якын сатып алу планлаштырыла. Моннан тыш, юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен 76 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 21 мең тонна реагент әзерләнәчәк.
Юллар төзелеше белән бәйле рәвештә, җыештырыла торган территорияләр мәйданы бу сезонда 500 мең квадрат метрга артып, 22 млн квадрат метрдан артык тәшкил итә, шуларның 4 млн квадрат метры тротуарлар. Казан Мэры Илсур Метшин район башлыкларына һәм подряд оешмалары җитәкчеләренә җәяүлеләр зоналарына аерым игътибар бирергә кушты.
«Кышкы сезон алдыннан тротуарларны җыештыру һәрвакыт авыр мәсьәлә, күп нәрсә һава шартларына бәйле. Узган ел температураның кискен үзгәрешләре белән истә калды. Юлларны җыештырырга өйрәндек, тротуарлар – бу һәрвакыт чишелмәгән мәсьәлә. Мәрмәр валчыкны сынап карадык, узган ел җитмеш тонна сатып алынды, быел инде – мең. Барысы да идарәче компанияләрнең, безнең подрядчы оешмаларның, биналарның һәм аларга якын территорияләрнең хуҗаларының ничек эшләвенә бәйле булачак. Бу эштә яңалык юк. Шулай да, кыш кышка охшамый. Аны әзерлекле рәвештә каршы алуыгызны сорыйм», - дип ассызыклады Мэр.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләвенчә, тротуарлардагы мәрмәр валчык интенсив җәяүлеләр агымы вакытында асфальтка яхшы ябыша һәм чагыштырмача чыгымы азрак. Моннан тыш, Казанда юлларны бозга каршы эшкәртүнең катнаш ысулын куллануны дәвам итәчәкләр: минус 15 градуска кадәр температурада ике фазалы реагент һәм түбән температурада каты реагент.
«Бүгенге көндә планлаштырылган 76 меңнән 45 мең тонна катнашма әзерләнгән. Реагентны 21 мең тоннадан артык сатып алу планлаштырыла. Реагент белән эшкәртүнең гомуми мәйданы 13 млн кв.м тәшкил итәчәк. Бу хәрәкәтнең югары интенсивлыгы, җәмәгать транспорты һәм күпер корылмалары булган төп магистраль юллар», – дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.
Бозга каршы реагентларның куркынычсызлыгын дәүләт экологик экспертизасы нәтиҗәсе раслады.