(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь).
Бүген Kazan Digital Week форумы кысаларында Казан Мэры Илсур Метшин һәм
«Хэдхантер» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Сергиенков хезмәттәшлек турында
килешүгә кул куйдылар.
Казан
Мэриясе һәм илдә эш һәм хезмәткәрләр эзләү буенча иң популяр сервисны тәкъдим
итүче «Хэдхантер» бергәләп шәһәрнең хезмәт базарын һәм инвестицион җәлеп
итүчәнлеген үстерергә, шулай ук персонал сайлау процессын автоматлаштыру белән
шөгыльләнергә планлаштыра.
Казан
«Хэдхантер» компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән Россиянең
беренче шәһәре булды. Моңа ТР башкаласы Мэриясенең шәһәр идарәсе системасына
уңышлы HR-практикаларны кертү һәм масштаблаштыру өлешендә актив позициясе ярдәм
итте. Соңгы ел ярым эчендә Илсур Метшин җитәкчелегендә һәм «Хэдхантер» ярдәме
белән Казан Мэриясендә шәһәр оешмалары өчен персонал сайлау буенча заманча
цифрлы сервислар кертелде, яңа хезмәткәрләрне адаптацияләүнең системалы
инструментлары эшләтеп җибәрелде, кадрлар сәясәтен принципиаль рәвештә башка
дәрәҗәдә тормышка ашыруга ярдәм итүче укыту, стажировкалар һәм алмашу
практикалары оештырылды. Бу гамәлләр инде шәһәр Мэриясе структураларына
хезмәткәрләр җыю сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирде, мәс.,: яшь дәгъвачылар
санын арттыру, вакансиягә кандидатны сайлап алу вакытын 30 көннән 10 көнгә
кадәр кыскарту, беренче елда кадрлар агымы дәрәҗәсен киметү, шулай ук кадрлар
эшенең төп күрсәткечләренең берсен – персоналның катнашу дәрәҗәсен – 69% ка
кадәр арттыру.
Исегезгә
төшерәбез, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Казан Мэриясе HR процессларын һәм үз
имиджын уңышлы үстерүче кызыклы һәм ачык эш бирүче буларак HeadHunter.ru эш
бирүчеләр рейтингының беренче 20 исемлегенә керде.
Хәзер
рәсми партнерлар статусында яклар хезмәт базарын үстерү буенча тагын да күбрәк
уртак тырышлык куярга ниятли. Мэрия һәм «Хэдхантер»ның уртак проектларының
игътибарын шәһәр структуралары гына түгел, ә шәһәрнең барлык эш бирүчеләре дә
җәлеп итә, ә хезмәттәшлекнең гомуми максаты – ТР башкаласын илдә яшәү, эшләү
һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен иң кызыклы шәһәрләрнең берсе статусында
ныгыту. Шулай итеп, яклар билгеләп үткәнчә, шәһәрнең инвестицион җәлеп
итүчәнлеге дәрәҗәсен дә арттыру планлаштырыла: безнең предприятиеләр һәм
оешмалар кешеләр белән никадәр яхшырак эшләсәләр, шулкадәр яхшырак белгечләр
Казанны эш өчен сайларлар, димәк, акчаларны кая инвестицияләргә кирәклеге
турында уйланып, үз сайлауларын ТР башкаласына юнәлтерләр.
Әлеге
максатларга ирешү өчен Мэрия һәм «Хэдхантер» уртак эксперт төркемнәре эшен
оештырырга, хезмәт базарын үстерү буенча мәгълүмат алмашуны һәм иң яхшы
практикаларны тәэмин итәргә, HR-процессларны камилләштерү һәм талантлар эзләү
буенча уртак чаралар үткәрергә планлаштыралар. 2023 елның ноябрендә Казанда
«Кадрлар яңадан барысын да хәл итә» дигән зур эшлекле форум узачак, анда дәүләт
секторы, бизнес һәм иҗтимагый өлкә җитәкчеләре хезмәт базарына төп чакырулар
турында фикер алышачак, иң яхшы кадрлар стратегияләрен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе
белән уртаклашачак, яшьләрне һөнәри юнәлеш бирүнең һәм эшчәнлеккә җәлеп итүнең
заманча алымнары турында сөйләячәк.