Республика олимпиадасы призерларының һәм җиңүчеләренең өчтән ике өлеше диярлек – Казан укучылары
Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август, Татьяна Марюхова). Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында барлык призерларның һәм җиңүчеләрнең 63% ы Казан укучылары. Мондый мәгълүматларны Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсендә китерде.
Быел Казан укучылары бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 159 призлы урын яулаган – узган ел белән чагыштырганда 17 гә күбрәк.
«Призлы урыннарның абсолют саны буенча без соңгы елларда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында торабыз, ә 100 мең кешегә нисбәттә хәтта Россия башкаласын узып китәбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Элегрәк Илсур Метшин 131 нче лицейны тәмамлаучы һәм химия буенча халыкара олимпиадаларның алтын медальләре иясе Никита Перов белән очрашкан иде.