(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). Уку елы башланырга ике атна кала Казанның мәгариф объектларының әзерлеге 95% тәшкил итә, дип хәбәр итте бүген Казан Мэры Илсур Метшин Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта уза торган ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсендә чыгыш ясаганда. 17 мәктәптә һәм 7 балалар бакчасында ремонт эшләре төгәлләнә. Ә 10 ел эчендә 106 мәктәп һәм 88 балалар бакчасы капиталь ремонтланган.
Илсур Метшин сүзләренчә, бөтен ил буенча туучылар санының түбән төшүенә карамастан, Казан бу күрсәткеч буенча башка миллионлы шәһәрләр арасында лидер булып кала. Нәтиҗәдә, бүген мәктәпләрнең 40% ы ике сменада эшли.
Әмма Казан мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау темплары һәм күләмнәре буенча алда бара. Соңгы 5 елда 16,5 мең укучы өчен 16 мәктәп һәм өстәмә корпуслар һәм 32 балалар бакчасы төзелгән.
«Быел без рекордлы санда объектлар ачабыз, 440 урынлы ике балалар бакчасы һәм соңгы замана тәләпләре буенча җиһазландырылган дүрт мәктәп бинасы: бу бассейннар да, тренажер заллары да, иркен китапханәләр дә. Һәркайсы үзенең «йөзе» һәм концепциясе белән», - диде шәһәр башлыгы.
49 нчы мәктәп территориясендә ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы җиһазландырылган, ул якындагы микрорайоннар балалары өчен физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү урынына әверелгән. Шулай ук әлеге мәктәп территориясендә спорт залы корпусы төзелә.
19 нчы гимназия (Җиңү проспекты, 48 нче) территориясендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 280 урынга өстәмә корпус төзиләр. Янкормада спорт залы, уку кабинетлары һәм азык-төлек блогы урнаштыру планлаштырыла.
Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча системалы эш алып барыла. 10 ел эчендә 106 мәктәп һәм 88 балалар бакчасы капиталь ремонтланган. Агымдагы елда 17 мәктәптә һәм 7 балалар бакчасында ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
Шул ук вакытта, Мэр сүзләренчә, 136 мәктәп һәм 183 балалар бакчасы бинасы территорияне төзекләндерү белән комплекслы капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Аларның 90% ы – 30 ел элек төзелгән биналар.
Яңа уку елында Казанда парта артына рекордлы санда мәктәп укучылары утырачак – 174 мең бала. Соңгы 5 елда укучылар саны 33 меңгә арткан.