Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август, Татьяна Марюхова). Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсе уза. Казанның мәгариф системасы турындагы доклад белән шәһәр Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. Агымдагы ел – Педагог һәм остаз елы – мәгариф тармагы өчен генә түгел, ә бөтен җәмгыять өчен дә зур әһәмияткә ия, дип искәртте ул.
Быел парта артына рекордлы санда укучылар – 174 мең бала утырачак
Белем көнендә Казанда 170 мәктәп ачылачак, шуларның дүртесе соңгы елда төзелгән. Учреждениеләрнең яңа биналары соңгы заманча таләпләр буенча җиһазландырылган: бу бассейннар да, тренажер заллары да, иркен китапханәләр дә. Һәрберсенең үз концепциясе һәм үзенчәлекләре бар. Шәһәр нәниләре өчен быел 440 урынлы ике яңа балалар бакчасы үз ишекләрен ача.
«Казан мәгарифе бүгенге көндә – шәһәребез халкының биштән бер өлешен үз эченә алган глобаль система. Әлеге өлкә яшәсен өчен ел саен Казан бюджетының 70% ка якыны бүлеп бирелә. Бу системаның эш сыйфатына шәһәребезнең һәм республикабызның киләчәге, ә иң мөһиме – һәр гаиләнең һәм һәр кешенең киләчәге бәйле», - диде Илсур Метшин.
30 меңнән артык хезмәткәр мәгариф оешмаларында эшли – алар өчен яңа күкрәк билгесен гамәлгә куячаклар
Бүген Казан мәгариф учреждениеләрендә 30 меңнән артык хезмәткәр балаларны укыта һәм тәрбияли, шуларның 17 меңе – педагогик хезмәткәрләр.
Илсур Метшин Казанның педагогик җәмәгатьчелегенә сайлаган һөнәрләренә тугры булганнары, зур һәм мөһим эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Быел без «Казан шәһәре мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре» күкрәк тамгасын гамәлгә кертергә планлаштырабыз. Укытучылар көнендә шәһәр урамнарындагы баннерлар традицион рәвештә Казан педагогларының фотосурәтләре белән бизәләчәк», – дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.
Яшь педагогларга ярдәм итү – эшчәнлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе. Узган ел Казанның 100 укытучысына грант бирелде, алар цифрлы грамоталылык, эмоциональ интеллектны үстерү, мәгарифтә геймификация һәм башка юнәлешләр буенча белем ала алдылар. Быел бу традиция дәвам итәчәк.
Педагог һәм остаз елының төп уңай вакыйгаларының берсе итеп Илсур Метшин Казан укытучыларына социаль ипотека программасы буенча М14 микрорайонындагы яңа фатирлар ачкычларын тапшыруны атады. Ул республика Рәисенә мәгариф өлкәсенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм укытучылар өчен даими эшләүче социаль ипотека яки ташламалы аренда торагы программасын эшләү тәкъдиме белән чыгыш ясады.
«Без Казан мәгарифенең заманча кадрлар үзәген булдыруны максат итеп куябыз»
Шәһәр мәктәпләрендә узган елдан булачак педагогларны әзерлиләр – проектның пилот сезоны 25 мәктәпне һәм 700 дән артык өлкән сыйныф укучысын колачлаган. Профильле психологик-педагогик сыйныфларда балалар педагогика һәм психология нигезләрен теориядә һәм практикада өйрәнәләр.
Биредә КФУ һәм В.Г.Тимирясов исемендәге КИУ коллегалары өлкән остазлар булып тора.
Шуның белән бергә үз тормышларын хокук саклау эшчәнлеге, медицина, инженерлык белән бәйләргә ниятләүчеләр өчен профильле сыйныфлар бар, ә планнарда – архитекторлар әзерләү.
«Без үзебезгә укытучыларны һәм тәрбиячеләрне сайлап алу, җитәкчеләрне рекрутинглау һәм аларны яңа эшчәнлеккә яраклаштыруның бердәм стандартлары булган Казан мәгарифенең заманча кадрлар үзәген булдыруны максат итеп куябыз. Бу бөтен мәгариф системасының ачыклыгын арттырырга һәм территориаль чикләрне бетерергә, Казанны яшәү урыны итеп сайлаучыларны һөнәргә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Утырышның пленар өлешендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия башкаласы Хөкүмәтендә Мәскәү Мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкалар катнашты.