(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры берничә фән буенча БДИда 100 балл җыйган мәктәпне тәмамлаучылар һәм халыкара һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр белән очраштылар. Шәһәр башлыгы балаларга үзенең мәктәп еллары турында сөйләде һәм аларның сорауларына җавап бирде.
Очрашуда катнашучыларның берсе – КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына конкурстан тыш укырга кергән 300 балл иясе Камилә Галимуллина шәһәр Мэрына «Мәктәптә яраткан кешегез булдымы?» дигән сорау бирде.
Илсур Метшин мәктәптә булачак хатыны белән танышуын искәртте. «Мин җиденче сыйныфта, Гөлнара алтынчы сыйныфта укый иде. Ул биюгә күрше мәктәптән килгән иде. Минем аңа беренче тапкыр әйткән сүзем: «Син иртәрәк очрадың. Соңрак булса, мин сиңа өйләнер идем». Без әле дә бергә, дүрт балабыз һәм биш оныгыбыз бар», - диде Мэр.
Сорауларга җавап биреп, шәһәр башлыгы мәктәп фәннәре буенча үз билгеләре турында да сөйләде. Ул рус теле дәресендә инша өчен 4/4 алган очракны искә төшерде. «Мин бу теманы ачтым дип уйладым, бу турыда укытучыга әйттем. Ул: «Менә син Советлар Союзы Герое булачаксың, бөтен ил синең турында беләчәк, мин шул вакытта: «Ах, ул рус телен ничек яхшы белә иде!» диячәкмен. Ә әлегә сиңа 4/4». Еллар узгач, чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуында мин аңардан рус телен ничек белә идем дип сорадым. Ул: «Син рус телен бик яхшы белә идең!»,- дип сөйләде Илсур Метшин очрашуда катнашучыларның көлүе астында.
Очрашу Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алдыннан оештырылды. Трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин булачак.