(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы май). Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр халкын Җиңү көне белән котлады.
«Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм
катнашучылары, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле казанлылар! Сезне чын күңелдән Җиңү
көне белән котлыйм!
Россиялеләрнең күп буыннары өчен 9 нчы май – төп
бәйрәм, гаделлек тантанасы көне һәм халыкның бердәмлеге символы. Менә инде 78
ел кырык бишенче елның җиңү мае безгә совет кешеләренең сугыш елларындагы һәм
сугыштан соңгы авыр чордагы батырлыгын искә төшерә.
Бөек Җиңү безгә зур югалтулар бәрабәренә бирелде, сугыш
һәрбер кешегә кагылды һәм Ватаныбызны яклау, аның бәйсезлек һәм мөстәкыйль үсеш
хокукы хакына һәлак булган миллионлаган гражданнарыбызның гомерләрен алды.
1418 көн безнең әтиләр, бабаларыбыз һәм бабаларыбызның
бабалары совет җирләрен саклап калалар, аны фашист илбасарларыннан чистарталар,
сугыш кырларында һәм тылда батырлык күрсәтәләр, җиңү көнен якынайталар.
Кадерле ветераннар, сез – Җиңү көненең төп геройлары.
Сезнең батырлыгыгыз өчен чиксез хөрмәт һәм рәхмәт билгесе итеп без сезнең
алдыгызда баш иябез. Сез безгә ирекле илдә тыныч тормыш, һәр көн шатланырга һәм
бөек Ватаныбыз файдасына хезмәт итәргә мөмкинлек бирдегез. Фронтовикларыбыз,
тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар һәм сугыш балалары, сезнең алда баш иябез!
Бүген, ирләребез яңадан Россия чикләрен һәм
бәйсезлеген яклаган көннәрдә, бу көн аеруча әһәмиятле. Безнең уртак бурычыбыз –
кыйммәтле мирасыбызны саклап калу, һәм без тарихи хакыйкатьне хәтерләү һәм
аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен барысын да эшләячәкбез.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә
иминлеге һәм аяз күк йөзе телим!» – диелә котлауда.