Республика ифтары «Казан Экспо»да бөтен Татарстаннан 11 меңнән артык мөселманны берләштерде
Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче апрель). Бүген «Казан
Экспо» мәйданчыгында XI республика ифтары узды. Чарада бөтен Татарстаннан 11 меңнән артык
мөселман катнашты. Ифтар мәҗлесендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да булып кайттылар.
Гадәттәгечә ифтарны ТР
мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган
Авылым» милли-туристик комплексы оештырды. Аларга 1000 гә якын волонтер ярдәм итте.
Логистиканы оештыру максатларында бүтән шәһәрләрдән һәм районнардан килгән
кешеләр өчен автобус трансферлары җәлеп ителгән иде.
Быел оештыручылар республика ифтар чаралары планына
яңалыклар керткәннәр. Традицион хәләл-маркет күргәзмәсен оештырудан тыш,
И.Шакиров исемендәге концерт залында Рамазан аена багышланган 3D-инсталляция
әзерләгәннәр иде.
Моннан тыш, төп чара
башланыр алдыннан дога кылу залында Буа дәүләт драма театры «Дәрвиш»
моноспектаклен күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Видеорепортаж