(Казан
шәһәре KZN.RU, 6 нчы март, Диана Жиленкова). 5 ел эчендә Татарстан башкаласында
77 км җылылык челтәрен алыштырдылар һәм 31 котельныйны реконструкцияләделәр. ТР
Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең
2018-2022 елларга расланган биш еллык инвестиция программасы 100% ка үтәлгән.
Шәһәр җылылык пунктларын һәм челтәрләрен яңарту һәм ремонтлауга барлыгы 1 млрд
сумнан артык акча юнәлдерелгән, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә
предприятиенең генераль директоры Рөстәм Габделхаков.
«Шәһәр
хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче барлык коммуналь предприятиеләребез киеренке
режимда эшли, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Алар беркайчан да акчада
йөзмәделәр. Бу бары тик читтән генә ресурсчылар бөтен акчаны җыялар һәм алтын
капчыкларда утыралар кебек күренә».
Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе, санкцияләр һәм үсә барган
инфляция шартларында шәһәр хуҗалыгы предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин
итү аеруча авыр булган. Әмма электр челтәрләрен һәм котельныйларны капиталь
ремонтлау буенча планнар 100% ка үтәлгән, дип белдерде Мэр.
«Биш еллык
инвестиция программасы йөз процент нәтиҗә белән тәмамланды, ләкин аның
икътисады 5 ел элек хәзерге кыелыкларны исәпкә алмыйча расланды, шуңа күрә
предприятиегә, җитәкчелеккә рәхмәтләребезне белдерә алабыз. Шулай дәвам итегез!
Сез үзегезнең хезмәткә яраклы булуыгызны исбатладыгыз», - диде шәһәр башлыгы.
5 ел эчендә
котельныйларны, үзәк җылылык пунктларын һәм җылылык челтәрләрен
реконструкцияләү буенча 500 дән артык эш башкарылды
Р.Габделхаков
сүзләренчә, 5 ел эчендә котельныйларны, үзәк җылылык пунктларын һәм җылылык
челтәрләрен реконструкцияләү буенча 500 дән артык эш башкарылган. Чыгымнарның
гомуми күләме 1 млрд 50 млн сумга җиткән.
«Казэнерго»
АҖ федераль, республика һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыруда катнашу
сәбәпле, шулай ук эксплуатация процессында барлыкка килгән җиһазларны һәм
җылылык челтәрләрен алмаштыру зарурлыгына бәйле рәвештә, 2019-2022 елларда
предприятие өстәмә рәвештә 80 млн сумнан артыкка чаралар үткәрде», – дип өстәде
оешманың генераль директоры.
2022 елда 13
км озынлыктагы җылылык челтәрләре алыштырылды һәм салынды
2022 елда
13,5 км озынлыктагы җылылык челтәрләрен алыштырдылар һәм салдылар, Музыкальная
ур., 8, Музыкальная
ур., 10, Каштан ур., 18, Боевая ур., 13 адреслары буенча урнашкан
котельныйларда 4 казанны алыштырдылар. «Үзебездә җитештерелгән барлык
казаннарның да туры килү сертификаты бар», - дип билгеләп үтте Р.Габделхаков.
Аның сүзләренчә, башкарылган эшләрнең гомуми бәясе 246 млн сум тәшкил иткән.
«Без ел саен
бер яңа котельный булдыруны дәвам итәбез. Технологик тоташтыруны софинанслау
шартларында Ершов ур., 65 адресы буенча блок-модульле котельный төзелде.
Заманча җиһазландырылган яңа котельный бүгенге көндә эшли һәм 26 кулланучыны,
шул исәптән 18 күп фатирлы йортны, ышанычлы җылылык белән тәэмин итә», – дип
сөйләде «Казэнерго» АҖ генераль директоры.
Аның
сүзләренә караганда, 2022 елда «Теплоснабинвест» ҖЧҖ эшчәнлеген туктату
сәбәпле, 2 нче Азино урамындагы 7 күп фатирлы торак йортны җылылык белән тәэмин
итүне туктатып тору куркынычы туган. Казан Башкарма комитеты кушуы буенча
җылылык белән тәэмин итү Губкин урамы, 50 адресы буенча котельныйдан
альтернатив схема буенча оештырылган. Хәзерге вакытта торак йортлар ышанычлы
һәм сыйфатлы җылылык белән тәэмин ителгән.
2023 елга
234 млн сумлык ремонт эшләре планлаштырылган
Быел ТР
башкаласында 41 участокта 12 км җылылык челтәрен алыштырырга, 6 казанны
яңартырга, 14 котельный бинасын һәм 8 төтен торбасын реконструкцияләргә һәм
капиталь ремонтларга планлаштыралар. Эшләрнең гомуми бәясе 234 млн сумга җитә.
Р.Габделхаков
билгеләп үткәнчә, предприятие үзебездә җитештерелгән җайланмаларны файдаланырга
омтыла. Моннан тыш, төп фондларның тузу дәрәҗәсен арттыру мөмкин булган һәм
җылылык белән тәэмин итү системасындагы аварияләргә юл куелмаган.
«Казэнерго»
АҖ ремонт эшләрен башкаруга финанс чаралары чикләнүгә бәйле рәвештә, физик тузган
җиһазларны һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру күләмен киметергә
мәҗбүр, бу исә аларны ел саен арттыруга китерә, – дип ассызыклады
предприятиенең генераль директоры. - Җылылык энергетикасы объектларын
ремонтлауга, реконструкцияләүгә чыгымнар арту материалларның һәм комплектлаучы
материалларның ел саен кыйммәтләнүенә дә йогынты ясый».
Җылылык
белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләүгә акча чикләнгәнлектән, өстәмә
финанслау таләп ителә, дип билгеләп үтте Р.Габделхаков. Аның сүзләренә караганда,
ТР Төзелеш министрлыгы, федераль акчаларны җәлеп итеп, коммуналь
инфраструктураны модернизацияләү программасын формалаштырган инде.
Р.Габделхаков
Казан Мэрына, шәһәр Башкарма комитетына, ТР Төзелеш министрлыгына бу
программада катнашу өчен предприятие заявкасын хуплавы өчен рәхмәт белдерде.
2023 елга республика программасы составына федераль акчалар хисабына 89 млн
сумга тузган җылылык челтәренең 19 участогын алыштыру чаралары кертелгән. Әлеге
программа расланган һәм финанслау бүлеп бирелгән очракта, бу безгә агымдагы
елда өстәмә рәвештә 3 км челтәрне алыштырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты
«Казэнерго» АҖ генераль директоры.
И.Метшин
искәртеп үткәнчә, февраль аенда Россия Президенты Владимир Путин Федераль
җыенга юлламасы
барышында быел торак-коммуналь хуҗалык системаларын төзү һәм ремонтлау
программалары башлану турында игълан итте. Мэр аңа зур өметләр баглануын
ассызыклады. «Бу без бик көткән мөһим программа. Казан барлык дәрәҗәләрдә дә иң
беренчеләрдән булып аны кабул итү кирәклеге турында сөйләде һәм
муниципалитетларны ишетүләре өчен рәхмәт белдерде. Катнашу өчен безнең
гаризалар Төзелеш министрлыгына тапшырылган», - диде Мэр. Шәһәр башлыгы Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка нәтиҗәгә ирешкәнче – «Водоканал», «Казэнерго»
һәм шәһәр хуҗалыгын җылылык, электр, су белән тәэмин итүче башка ресурс
оешмаларын программага керткәнче – көн саен заявка документларын узу процессын үз контролендә
тотарга кушты.