(Казан
шәһәре KZN.RU, 6 нчы март, Татьяна Марюхова). ТР башкаласында «Социаль такси» проектын
эшләтеп җибәрәчәкләр – узган атнада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм
Миңнеханов шәһәргә аз хәрәкәтләнүче кешеләрне йөртү өчен махсус автомобиль
бүләк итте. Хәзер ул теркәлү уза. Бу һәм башка проектлар турында эшлекле
дүшәмбедә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе
Татьяна Мерзлякова сөйләде.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, «Игелекле Казан» проекты үсеш ала, ул шәһәрдә инклюзияне үстерү өстендә
актив эш алып бара, хәйриячелек һәм проектлар спектрын киңәйтә, социаль
волонтерлар әзерли. «Әлеге эшнең системалы характер ала баруы – бик мөһим әйбер», - дип
ассызыклады ул.
«Без
үзебезгә шәһәрдәге әлеге проблемага игътибар итү бурычын куйдык. Казан өчен бу
– факультатив йөкләнеш, һәм без моңа үз ихтыярыбыз һәм теләгебез белән алындык,
әлеге проектны үстерәчәкбез һәм алга таба да дәвам итәчәкбез, акча эзләячәкбез.
Ә иң мөһиме – бу эшчәнлеккә белгечләрне генә түгел, барлык казанлыларны да
җәлеп итү», - дип шәрехләде шәһәр башлыгы.
Татьяна
Мерзлякова 11 нче мартта «Инклюзив волонтер» программасының икенче чыгарылышы
булачагын сөйләде. Укуларны 16 кеше узды, алар инде шәһәр территориясендә төрле
чаралар оештыруда, шул исәптән башка хәйрия фондларында да ярдәм итәләр. Ә инде
апрель аенда ук волонтерларны укытуга өченче тапкыр старт биреләчәк, алар уку
тәмамланганнан соң мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшли алачак. Бик күп
сораулар булу сәбәпле, саңгырау кешеләрне аңлау өчен рус ишарәләр теле курслары
башланачак.
Менталь
бозылулары булган балалар белән эшләүче балалар бакчалары һәм мәктәпләр
җитәкчеләре, шулай ук мондый балаларның ата-аналары өчен «Тормыш юлы»
коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән «Перезагрузка» дигән уртак проект
эшләнгән. Укыту
кысаларында тренинглар оештырыла, аларда катнашучылар тәҗрибә, казанышлар һәм
проблемалар белән уртаклашу, психологик белән бушану мөмкинлеге ала. «Күптән
түгел менталь бозылулары булган балалар тәрбияләүче ата-аналар белән очрашу
узды. Бу процесста үз балаларын тәрбияләүдә тәҗрибәләре булганнар баласының
диагнозы турында яңа гына белгән ата-аналар белән бала тәрбиясе өлкәсендә
тәҗрибәләре белән уртаклашты», - дип сөйләде Татьяна Мерзлякова.
2 нче мартта
Казанда инвалидлар өчен «Карьерага юл» дигән бишенче тапкыр уздырылучы
конкурсның финалы узды. Ул «Перспектива» дигән Мәскәү оешмасы белән берлектә
үткәрелә. 8 финалистның 4 се «Игелекле Казан» базасында стажировка узган
катнашучылар, ә агымдагы елның февраленнән аларның икесе рәсми рәвештә эшкә
урнаштырылган һәм коворкингта кайнар линия операторлары булып эшли.
Сеченов
урамы, 5нче йортта ачылган коворкингта түгәрәк өстәлләр һәм дискуссия клублары
үткәрелә, анда инвалидлар вакансияләр белән таныша ала. Аларда профильле
министрлыклар, мәшгульлек үзәкләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре
катнаша. Мерзлякова мондый чараларны уздыруның әлеге категория кешеләрне эшкә
урнаштыру буенча законнардагы үзгәрешләр белән бәйле булуын искәртте.
Коммерциячел булмаган оешмаларның да, дәүләт структураларының да бу үзгәрешләргә тиз реакция ясавы
куандыра, дип ассызыклады ул.
Кышкы
сезонда Казанда «Игелекле спорт» проекты тормышка ашырылды. «Черек күл»
паркындагы шугалакта узган чараларда 72 кеше катнашты, Горки-Әмәт урманында
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус кар чаналарында беренче
узыш булды – 83 кеше катнашты, ә 3 нче мартта 52 кеше «Крылья советов» паркында
узган «Добролыжи» традицион чарасында үзен сынап карады.
15 нче мартта кышкы сезон ябылачак – «Бәхет
белән узышу» чаңгы ярышы узачак, шуннан соң шәһәр паркларында махсус кар
чаналарын бушлай прокатка алу программасы тәмамланачак һәм җәйгә әзерлек
башланачак, дип хәбәр итте докладчы.
Ахырда
Татьяна Мерзлякова Казан Мэрына инде 500 дән артык чара үткәрелгән «Игелекле
Казан» коворкингын ачкан өчен рәхмәт белдерде. «Шуны билгеләп үтәргә телим,
коворкингның хәзер инклюзия, эшкә урнашу, төрле нозологияләр белән эшләү, нормотипик
балаларны инвалидларга эмпатия белән тәрбияләү өлкәсендә эшли торган игелекле кейслары бар», - дип нәтиҗә ясады
ул.