(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы март, Татьяна Марюхова).
Татарстан башкаласында укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары,
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм менталь яктан бозылулары булган кешеләр
белән эшләүче тар юнәлешле белгечләр өчен «Игелекле Казан» премиясе гамәлгә
куелды. 10 нчы мартта дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Игелекле Казан» коммерцияле
булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.
«Без Казанда инклюзияне үстерү өстендә эшләүне дәвам итәбез һәм премия
махсус профессиональ якын килүне таләп итүче балалар белән көн саен
шөгыльләнүчеләр өчен өстәмә стимул булыр дип өметләнәбез. Премия үзен
сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән авыр эшкә багышлаган
профессионалларны кызыксындырып кына калмыйча, аларны яңа белемнәр белән
баетырга, төрле эшләнмәләр һәм проектлар белән тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итәр
өчен уйланылган. Бүген бу эшчәнлек белән 3 меңнән артык педагог шөгыльләнә», -
дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.
«Игелекле Казан» премиясе белгечләргә булган тәҗрибәләрен
гомумиләштерергә, яңа технологияләр һәм эш практикалары күрсәтергә, үз
проектларын һәм идеяләрен яңа дәрәҗәгә күтәрергә, яңа алымнарга өйрәнергә һәм
инклюзия өлкәсендә педагогларның зур бергәлегенең бер өлеше булырга ярдәм
итәчәк.
Премиягә 1 яшьтән 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр, 7 яшьтән 14
яшькә кадәр, 14 һәм 18 яшьлекләр, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк балалар белән
эшләүче белгечләр дәгъва итә ала.
Конкурс дүрт этапны үз эченә ала: сайлап алу, читтән торып катнашу,
читтән торып-турыдан-туры катнашу һәм бүләкләү. Сайлап алу этабында 50 кеше
сайлап алыначак, алар өчен махсус белем бирү программасы оештырылачак.
Премия финалистлары белән стратегик сессия уздырачаклар, анда төрле
структуралар вәкилләре катнашачак, һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру маршруты
эшләнәчәк, дип сөйләде Татьяна Мерзлякова.
Гариза бирергә һәм конкурс турындагы нигезләмә белән сылтама буенча
танышырга мөмкин. Проект 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты
акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.