(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Диана Жиленкова). 2022 елда «Метроэлектротранс» МУП машина йөртүчеләренең, кондукторларының һәм эшчеләрнең хезмәт хакы уртача 20% ка, инженер-техник хезмәткәрләренең хезмәт хакы 10% ка кадәр арткан. Предприятиенең уку үзәгендә троллейбус һәм трамвай йөртүчесе һөнәрен 72 кеше үзләштергән, шуларның 40 ы эшкә урнаштырылган. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков хәбәр итте.
«2022 елда «Метроэлектротранс» эшенә бәя биреп, кадрларга игътибар өчен рәхмәт белдерәсем килә, хезмәт хакының 20% ка артуы, гомуми файдаланудагы урыннарны, бытовкаларны, тулай торакларны ремонтлау – предприятиенең кечкенәме, зурмы булуына карамастан, болар барысы да кешеләргә карата мөнәсәбәт, – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. - Театр элгечтән башлана, ә шәһәр хуҗалыгының теләсә кайсы предприятиесе – кешеләргә мөнәсәбәттән. Хезмәт күрсәтү культурасы һәм җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү куркынычсызлыгы персоналга карата мөнәсәбәткә бәйле».
Айдар Габделхаков сүзләренчә, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең штат саны 2636 кеше тәшкил итә. Предприятиегә 545 машина йөртүче, кондуктор һәм ремонт эшчеләре кирәк.
«Предприятиенең кадрлар хезмәте шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә вакансияләр ярминкәләре оештыра, депода «Ачык ишекләр көне» үткәрә, вакансияләр турында мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм транспорт чаралары салоннарында урнаштыра. Республика районнарында һәм якын төбәкләрдә күчмә ярминкәләр үткәрелә. Узган ел без барлыгы 40 шундый чара уздырдык», - дип хәбәр итте «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры.
Аның сүзләренчә, предприятие хезмәткәрләрен тулай торакларда урыннар белән тәэмин итәләр. Бүген аларда 503 хезмәткәр яши, ә аларның гаилә әгъзаларын исәпкә алып – 773 кеше. Белгечләргә форма киеме һәм махсус кием бирелә, социаль гарантияләр тәкъдим ителә.
2022 елда гомуми файдаланудагы урыннарда ремонт эшләре башкарылды. Шулай итеп, 19 душ, 40 санузел, 12 коридор һәм 9 гомуми кухня яңартылды. Электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары монтажланган, Короленко урамындагы тулай торакта 2170 кв. метрлы түбә алыштырылган.
Шулай ук трамвай депосының ремонт цехында 900 кв.м мәйданлы идән ремонтланган, 1100 кв. м мәйданлы йомшак түбә алыштырылган. Ә Сәетгалиев һәм Глазунов урамнарындагы соңгы тукталышларда ашап алу өчен уңайлы урыннар, шоферлар һәм кондукторлар өчен бәдрәфләр җиһазландырылган.