(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы февраль, Юлия Летникова).
Бүген Казанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Тантана «Сәйдәш» мәдәни
үзәгендә узды һәм тармакның 300 дән артык вәкилен берләштерде. Казан Мэры Илсур
Метшин авыл халкына сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен һәм ел саен үткәрелә
торган Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары
тапшырды. «Без сезне миллион халыклы Казан исеменнән рәхмәт сүзләре әйтергә һәм сез
башкарган эш өчен баш ияргә чакырдык», – диде шәһәр башлыгы. «Озак еллар
дәвамында Җирдәге иң кадерле әйбер – икмәк үстергәнегез өчен рәхмәт. Күп кенә
һөнәрләр бар, аларның һәрберсе мөһим, әмма иң игелеклесе – сезнеке», – дип
билгеләде И.Метшин.
Илсур Метшин үзенең сәламләү сүзендә Татарстан
җитәкчелегенә дә авыл хуҗалыгы тармагына зур ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт
белдерде. «Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җиргә мәхәббәт һәм
хөрмәт тәрбияләде һәм һәрвакыт безнең тамырлар авылда дип әйтә иде», – диде ул.
Мэр ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тармакны яңа дәрәҗәгә күтәрүен дә өстәде –
бүген Татарстан Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый өлешен җитештерә.
Авыл хуҗалыгы продукциясенең зур күләме халыкка
ярминкәләрдә сатыла, шул исәптән Казанда да, бу җирле җитештерүчеләргә зур
ярдәм булып тора. «10 ел эчендә шәһәрдә 228 ярминкә булды. Аларда 8 млрд сумнан
артык продукция сатылган – бу зур хезмәт. Мин сезгә моның өчен чын күңелдән рәхмәт
белдерәм», - дип сүзен тәмамлады Мэр. И.Метшин мондый очрашулар традицион булыр
дип өмет белдерде.
Алга таба Илсур Метшин сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен
һәм ел саен үткәрелә торган Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан
өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләрне Норлат районы һәм Норлат башлыгы Алмаз
Әхмәтшин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Апас районы башлыгы Айрат
Җиһаншин, Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов, Буа районы башлыгы Ранис
Камартдинов, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Әлки районы башлыгы Александр
Никошин, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов алды.
Сабантуйны оештыруга керткән өлешләре өчен Казан Мэры
Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән Мэры Михаил Афанасьев, Менделеевск
районы башлыгы Радмир Беляев, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм Зәй
районы һәм Зәй башлыгы Рәзиф Кәримовны тәбрикләде.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Аксубай районы
башлыгы Камил Гыйльманов, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Кайбыч районы
башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Яңа Чишмә
районы башлыгы Вячеслав Козлов авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда һәм
үткәрүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары алдылар.
Үз чиратында Вячеслав Козлов муниципаль берәмлекләр
башлыклары исеменнән Илсур Метшинга рәхмәт белдерде. «Ярминкәләр башлангач,
бездә аңлашылмаучанлык бар иде, ләкин барысы да артта калды. Без ярминкә һәм
Сабантуй мәйданнарында кунакчыл кабул итүне тоябыз – казанлылар безне күрергә
шат. Без алга таба да киләчәкбез», – диде ул.
Сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен һәм Казан Сабан туен
оештырганда Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективын да бүләкләделәр. Бүләкне
министрның беренче урынбасары Наил Залаков алды. «Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү
сәнәгате хезмәткәрләренең икенче көне килеп чыкты», - дип билгеләп үтте
Н.Залаков. Ул авыл хуҗалыгы ярминкәләре традициягә әверелде, ә 2022 елда
беренче тапкыр 1 млрд 200 мең сумлык продукция сатуга ирешелде, дип өстәде. Бу
казанлыларның җирле җитештерүчеләр продукциясен бәяләве турында сөйли.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда 22 авыл хуҗалыгы
ярминкәсе оештырылган иде. Сәүдә шәһәрнең барлык районнарында 16 мәйданчыкта
башланды. Аларның берсе – Юдино поселогында Революция урамында – узган ел пәйда
булды. Мәйданчыкны Рәис Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республика акчасына
төзекләндерделәр.
Ярминкәләрдә 24 муниципаль район һәм республиканың
агросәнәгать комплексының 18 оешмасы үз продукциясен тәкъдим итте. Аларда 1,38
млрд сумлык продукция сатылган, ә казанлылар тәүлеккә уртача 62,6 млн сумлык
товар сатып алган. Продукциягә бәяләрне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек
министрлыгы тәкъдимнәре буенча билгелиләр.