(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Юлия Летникова). 2022 елда Казанда 45 электр зарядка станциясе урнаштырылган. Шәһәрдә машина йөртүчеләргә экологик автомобильләрне зарядкалау өчен барлыгы 70 тән артык урын бар. Бүгенге көндә шәһәрдә 255 экологик машина теркәлгән – 2021 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
«Машиналарның классификациясе үзгәрә: без электромобильләрнең нәрсә икәнен белми идек, ә бүгенге көндә Казанда шундый 255 машина теркәлгән», - диде ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, быел Россия Хөкүмәте чыгарыла торган электромобильләрне һәм аларга двигательләр санын 2 тапкыр арттыру бурычын куйган. «Шуңа күрә 45 яңа зарядка станциясе – башы гына. Инфраструктураны үстерергә, аңа участоклар бүлеп бирергә һәм тәкъдимне киңәйтергә кирәк», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Узган ел шәһәрдә урнаштырылган 45 электр зарядка станциясенең 7 се муниципаль парковкаларда барлыкка килгән. И.Шакиров электромобильләр хуҗалары шәһәрдә парковкалардан бушлай файдалана ала, дип искәртте. Моның өчен Транспорт комитетына гариза бирергә кирәк. Мондый мөмкинлектән 255 экологик машина хуҗасы файдалана. Узган ел Казанда электромобильләр саны ике тапкыр диярлек арткан. Дүрт ел дәвамында – 2018 елдан 2021 елга кадәр – экологик автомобильләр саны 128 машинага кадәр арткан, ә 2022 ел нәтиҗәләре буенча реестрга тагын 124 электромобиль өстәлгән.
Исегезгә төшерәбез, 22 кВт егәрлекле беренче ишегалды зарядка станциясе Казанда 2021 елда барлыкка килде. Аны Волгоград урамындагы 2 нче һәм Декабристлар урамындагы 150 нче номерлы, 152 нче номерлы йортлар ишегалдын комплекслы капиталь ремонтлаганнан соң җиһазлаганнар. Зарядка станциясен «Энергоразвитие» идарә компаниясе чыгарды. 2019 елдан ул 180 кВтлы электромобильләр өчен тиз зарядлау станцияләрен проектлау, төзү һәм сату белән шөгыльләнә. Бер үк вакытта станциягә 4 автомобильне тоташтырырга мөмкин. Узган елның апрелендә Казан Мэры Илсур Метшин производствода булды. Ул продукция белән танышты һәм җитәкчелек белән предприятиенең киләчәге турында фикер алышты.