(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар, Татьяна Марюхова). Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Бер-ике-өч, 20/23» кышкы программасы тәмамланды. Шәһәрнең 22 паркында һәм скверында 103 бушлай чара узды, анда 95 мең кеше катнашты. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова хәбәр итте.
«Паркларның кышкы күңел ачу программасын без чагыштырмача күптән түгел оештыра башладык, моның өчен иң элек паркларны реконструкцияләргә кирәк иде. Ә бүген программа чараларына килгән 95 мең кеше безнең стратегиянең дөреслеген раслады, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. - Безнең өчен паркларның һәм скверларның шәһәрлеләрнең һәм туристларның яраткан ял итү урынына гына түгел, ә эшмәкәрләр өчен көч урынына әверелүе аеруча мөһим. Сәүдә, җиһазлар арендасы, үзмәшгульләр ярминкәләре, төрле фитнес тренинглар – болар барысы да шәһәр икътисадына тамчы булып тама».
А.Латыйпова сөйләвенчә, җәмәгать киңлекләрендә кышкы программа 19-29 нчы декабрьдә бәйрәм чыршыларын ачудан башланып киткән. Казанда беренче тапкыр Danaflex компаниясенең җитештерү калдыкларыннан һәм казанлылар белән бергә җыелган мишуралардан ясалган экологик чыршы урнаштырылган.
Яңа елны 30 мең шәһәрле һәм шәһәр кунаклары ике мәйданчыкта каршылаган: бәйрәм программалары оештырылган «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында.
Раштуа кичендә, 25 нче декабрьдә, Лядской бакчасында хорның җанлы башкаруында яраткан яңа ел җырлары яңгыраган. 30 нчы декабрьдән 5 нче гыйнварга кадәр әкият геройлары балалар спектакльләре сериясе кысаларында 7 паркта булган. Горки-Әмәт урманында уза торган традицион кышкы фатирник 4 нче гыйнварда стендап форматында оештырылган, анда Казанның яшь һәм тәҗрибәле комиклары чыгыш ясаган.
Беренче тапкыр ике яңа җәмәгать киңлегендә – Салават Күпере торак районындагы паркта һәм ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында – программа тормышка ашырылган.
Казан циркы артистлары чыгышы кышкы программаның онытылмас вакыйгасы булды. Алар беренче тапкыр 8 парк буйлап «Уенчыклар тормышы» тамашасы белән гастрольләрдә булдылар, аны 8000 нән артык кеше караган.
Казансу яр буенда узган программалар 200 гә якын актив кышкы ял яратучыны берләштерде. Биредә чаңгы экскурсиясе, хайкинг, кышкы волейбол, һава мендәрендә экскурсия һәм кайт белән идарә итү буенча мастер-класс узган.
Горки-Әмәт урманы балалар курчак спектакльләре сериясен күрсәтү мәйданчыгына әверелгән. Яңа ел тамашасы авторлары – КНИТУ-КАИның «4 дивар артында» студентлар иҗат берләшмәсе.
Программага беренче тапкыр кар атыш буенча ярышлар кебек яңа кышкы активлык форматы кертелгән. Урицкий исемендәге паркта һәм Казансу яр буенда кар атыш буенча турнирлар узган.
Паркларда һәм скверларда кышкы программаның финал вакыйгасы 22 нче гыйнварда Горки-Әмәт урманында радиоидарәле машиналарда узыш булды. Ярышлар өчен паркта махсус кар трассасы оештырылды. Ярышларда барлыгы 25 команда катнашты.
А.Латыйпова шулай ук 14 нче февральдә, Гашыйклар көнендә, «Черек күл» паркындагы шугалакта чаралар үткәреләчәген игълан итте. 26 нчы февральдә шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә Масленица бәйрәме узачак.