(Казан
шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Юлия Летникова). Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры
Илсур Метшин шәһәрлеләргә һәм комитет хезмәткәрләренә башкарылган иҗади эшләр
өчен рәхмәт белдерде.
«Шәһәр
тармакларында хезмәт куючы район администрацияләре җитәкчеләренә, муниципаль
унитар предприятиеләр хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук рәхмәт
транспорт блогына – без күчмә составны яңартуны дәвам итәбез; мәдәният,
сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, яшьләрне берләштерә торган социаль блокка; хокук
саклау органнарына – аларга ел саен зур җаваплылык йөкләнә. Авыр елны бергә
узган тырыш казанлыларга рәхмәт белдерәм», - диде ул.
Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, хәзер шәһәр алдында торган мәсьәләләр элегрәк барлыкка
килгән авырлыклардан күпкә җитдирәк. «Шуңа да карамастан, без бер ел иҗат иттек
һәм Казанны үстерүне дәвам иттек. Республика һәм ил җитәкчелегенә республика
башкаласында тормышка ашырыла торган проектлар өчен рәхмәт. Коллегалар
хыялланган әйберләр – Зур Казан боҗрасы һәм Вознесение тракты төзелеше
проектлары, Горький шоссесын реконструкцияләү – быел гаять зур үсеш алды», –
дип белдерде шәһәр Мэры.
Ахырда
ул быел шәһәрдә Казанның яшәешен үзгәртә торган, шәһәрне заманча итә торган
идеяләрне гамәлгә ашыруны дәвам итүләрен өстәде. «Елга порты – Иделгә «тәрәзә
ачу» өчен быел башлаган мегапроект», – дип искәртте шәһәр башлыгы.