(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы сентябрь,
Юлия Летникова). Казанда 27 нче сентябрьдән 28 нче сентябрьгә каршы төндә
Назарбаев урамындагы Түбән Кабан күле аша сузылган күперне реконструкцияләү
өчен ябачаклар. Экспертлар терәк баганалардагы ярыкларны ачыклаган һәм күпер
буенча хәрәкәт куркынычсыз түгел дигән нәтиҗә ясаган. Бу хакта Казан Башкарма
комитетындагы эшлекле дүшәмбедә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Сәлахетдинов хәбәр итте.
«Назарбаев
урамындагы күпернең тузганлыгы күптән безне борчый иде, ниһаять, без актив
гамәлләргә күчәбез һәм аны реконструкцияли башлыйбыз. Бу ремонт түгел, ә
реконструкция булачак, чөнки күпер киңәйтеләчәк. Күпернең хәзерге торышы
куркыныч булып тора, шуңа күрә без ашыгырга тиеш идек. Вахитов мәйданы – бик
мөһим транспорт үзәге, шуңа күрә халыкка һәм предприятиеләргә мәгълүмат бирүгә
аерым игътибар юнәлтергә кирәк», – диде Казан Мэры Илсур Метшин һәм Тышкы
төзекләндерү һәм подрядчы оешмага реконструкция эшләрен график буенча
башкарырга кушты.
Игорь
Сәлахетдинов искә төшергәнчә, 2019 елда үткәрелгән тикшерүдән соң реконструкция
эшләренең зарурилыгы ачыкланган, ул чакта белгечләр объектның авария хәлендә
булуын һәм авыр авырлыктагы техника хәрәкәтенә чикләүләр кертелүен
җиткергәннәр. «Быел эшчеләр күпернең җәяүлеләр өлешен сүтүгә һәм электр белән
тәэмин итү челтәрләрен үзгәртүгә керештеләр. Ләкин, эшләр барган вакытта, күпер
конструкциясенең грунт төшү аркасында куркыныч деформациясе ачыкланды. Терәк
баганаларда ярыклар табылды, алар арта гына бара. Экспертлар күперне хәтта
ярыклары азрак булган яктан эксплуатацияләү дә куркыныч булуын җиткерде», – дип
сөйләде ул.
Ябык
участокны әйләнеп узу өчен җәмәгать транспорты үзгәргән хәрәкәт схемасы буенча
барачак:
5
нче номерлы автобуслар, Павлюхин
урамы, аннары Назарабаев урамы аша күперне реконструкцияләү урынына кадәр барып
җитәчәкләр һәм Һ.Такташ урамында борылачаклар, Сәлимҗанов урамы, Татарстан
урамы буенча барачаклар һәм аннан соң маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр.
Автобуслар кире юнәлештә шул ук маршрут буенча барачак.
25
нче номерлы автобуслар, Назарбаев урамы
аша уза торган маршрут буенча барып, күперне реконструкцияләү урынына кадәр
барып җитәчәкләр, Һ.Такташ урамында борылып, аннары Сәлимҗанов урамы буйлап
барачак, Татарстан, Тукай урамына чыгачаклар, аннары маршрут буенча хәрәкәт
итәчәкләр. Автобуслар кире юнәлештә шул ук маршрут буенча барачак.
43
нче номерлы автобуслар, Назарбаев урамы
аша уза торган маршрут буенча барып, күперне реконструкцияләү урынына кадәр
барып җитәчәкләр, Һ.Такташ урамында борылып, аннары Сәлимҗанов урамы буенча
барып, Татарстан урамына, Тукай урамына чыгачаклар, аннары маршрут буенча
хәрәкәт итәчәкләр. Автобуслар кире юнәлештә шул ук маршрут буенча барачак.
68
нче номерлы автобуслар, Назарбаев урамы аша
маршрут буенча барып, күперне реконструкцияләү урынына кадәр барачак, Һ.Такташ
урамында борылачаклар, аннары Сәлимҗанов урамы буенча барып, Татарстан урамына,
Тукай урамына чыгачаклар, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр. Автобуслар
кире юнәлештә шул ук маршрут буенча барачак.
71
нче номерлы автобуслар, Константиновка
поселогыннан «5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе» тукталышы ягына таба элеккеге
маршрут буенча барачак. Кире юнәлештә, Константиновка бистәсе ягына таба,
автобуслар Ш.Камал урамы – Татарстан урамы – Достоевский урамы – Бутлеров урамы
– Вишневский урамы – Н.Ершов урамнары маршруты буенча хәрәкәт итәчәкләр.
77
нче номерлы автобуслар, Павлюхин урамы аша
маршрут буенча барып, Сәлимҗанов урамын узып, Татарстан урамына кадәр барып
җитәчәк, аннары Тукай урамы буйлап узып, соңыннан маршрут буенча хәрәкәт
итәчәк.
Һ.Такташ
урамында тукталыш мәйданын төзекләндерү планлаштырыла.
Башта
реконструкцияне 2024 елда күперне этаплы ябу вакытында төгәлләргә ниятләгәннәр,
ләкин эшне тулысынча ябу нәтиҗәсендә бер ел эчендә тәмамлый алачаклар, дип
билгеләп үтте И.Сәлахетдинов. Реконструкция планы буенча автомобиль
полосаларының саны 6 дан 8 гә кадәр артачак, ә күчәргә йөк 15 тән 25 тоннага
кадәр артачак. Шулай ук җәяүлеләр зоналары киңәячәк һәм Түбән Кабан күле
ягыннан велоюл барлыкка киләчәк.