(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы сентябрь,
Юлия Летникова). Сентябрьдә Казанда беренчел звенога караган өч медицина
учреждениесе ачылды – «Солнечный город» торак комплексындагы 11 нче балалар
сырхауханәсе һәм 18 нче номерлы сырхауханә филиаллары, шулай ук Константиновка
бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр офисы.
Шәһәр
Мэры Илсур Метшин Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбе вакытында республиканың
Сәламәтлек саклау министрлыгына инфраструктура үсешенә игътибар күрсәтүләре
өчен рәхмәт белдерде. «Без поликлиникаларны проектлау һәм төзү өчен шәһәрнең
төрле районнарында участоклар бүлеп бирү буенча эш алып барабыз, бу планнар
тормышка ашыр дип өметләнәбез», – диде шәһәр башлыгы.
Сентябрьдә
ачылган гомуми практика табибы һәм педиатр офисы Интернациональная урамы, 24б
адресы буенча урнашкан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР
Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы
В.Жаворонков сүзләренә караганда, 1842 кв. м мәйданлы бина сменага 40 кеше
кабул итә алачак.
Яшь
пациентларны 6 нчы балалар сырхауханәсе белгечләре кабул итә. Бүгенге көндә яңа
медицина учреждениесенә 2370 бала беркетелгән, бу 2 педиатрия участогына туры
килә. Бинаның икенче яртысында – гомуми практика табибы офисында – терапевт бер
участокта 8:00 дән 20:00 гә кадәр кабул итә. Моннан тыш, ай саен эндокринолог,
кардиолог һәм невролог кабул итәчәк, диспансерлаштыру һәм вакцинация
оештырылачак. «Яңа медицина учреждениесе ачылган вакытта офиска 1838 өлкән кеше
беркетелгән иде», –диде В.Жаворонков.
Сентябрьдә
шулай ук «Солнечный город» торак комплексында 11 нче номерлы балалар
сырхауханәсенең (Баки Урманче ур., 5) һәм 18 нче номерлы (Ахунов ур., 16а)
сырхауханәнең филиаллары ачылды. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы 18
нче номерлы сырхауханә филиалында белгечләрнең биш участокка хезмәт күрсәтүе
турында сөйләде, аларга 12 меңнән артык кеше беркетелгән. Биредә терапевтлар,
стоматологлар эшли, функциональ диагностика кабинетлары, УЗИ, шулай ук
процедура һәм прививкалау кабинетлары җиһазландырылган. ОРВИ билгеләре булган
пациентлар өчен аерым керү урыны булган фильтр оештырылган.
11
нче балалар сырхауханәсенең филиалында кабул итү 2 педиатрия участогында һәм
фильтр кабинетында алып барыла. Якын арада тагын 4 педиатрия участогын әлеге
филиалга күчерү планлаштырыла, шулай итеп биредә 8000 гә якын балага хезмәт
күрсәтәчәкләр. Филиалда 3 педиатр кабинеты, фильтр, процедура һәм прививка
кабинетлары, ана һәм бала бүлмәсе бар.
Владимир
Жаворонков шулай ук июль аенда Салават күперендә 4 нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенең
икенче филиалы ачылуын искәртте, ул Н.Йосыпов урамы, 3б адресы буенча
урнашкан. Бу микрорайонның икенче өлешендә урнашкан беренче медицина
учреждениесе. «Салават күперендә яңа медицина учреждениесе ачылу җирле әниләр
өчен зур киеренкелекне бетерде, шулай ук балалар поликлиникасын «Солнечный
город» торак-коммуналь комплексында көттеләр», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Яңа
медицина учреждениеләрен төзү эшләре Казанның актив үсеше белән дәвам итә, дип
өстәде В.Жаворонков. Ул «Спорт станциясе» торак моплексында медицина үзәгенең
зарурилыгына игътибар итте. Докладчы сүзләренә караганда, торак комплексны
төзүче октябрьдә үк терапевт һәм педиатр табиблары үзәге төзелеше өчен җир
участогы бирәчәк. Төзелеш финанслау чыганагын билгеләгәннән соң башланачак.
Моннан
тыш, 2021 елда «Весна-2» торак комплексында сменасына 400 кешегә исәпләнгән
сырхауханә төзелешен проектлаштыру төгәлләнде. Учреждениегә «Весна-1»,
«Солнечная долина», Самосыр һәм Офицерлар поселогында яшәүчеләр киләчәк. Бинаны
төзү вакыты финанслау чыганагын билгеләгәннән соң билгеле булачак. Шулай ук
Салават күперендә күп профильле сырхауханә төзү проектының һәм Чебакса торак
массивында терапевт-табиб һәм педиатр үзәгенең бәясен билгеләү дәвам итә.
Соңгысын төзи башлау вакыты – 2023 ел.
Искәртеп
узабыз, Дәрвишләр бистәсендә күптән түгел Илсур Метшин булып киткән 6 нчы балалар сырхауханәсенең филиалын төзү
дәвам итә. «Монда эшләр график буенча бара, ә 2023 елның беренче кварталында
төзүчеләр Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр күптән сораган объектны тапшырырга
уйлый», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Доклад
ахырында В.Жаворонков өлкән яшьтәге халыкның профилактик тикшерүләрне һәм
диспансерлаштыруны узарга тиешлеген искәртте. «Чирләрне кисәтү – безнең
төп максат», – дип нәтиҗә ясады ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан
буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе.