(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август). Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе биналары комплексында тулай торак һәм административ корпус төзелеше дәвам итә. Әлеге объектларны төзү уку биналарының мәйданын һәм укучылар санын 1150 студентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин дини оешма биналары комплексында булдылар.
2021 елда мәдрәсәнең уку корпусы реставрацияләнде һәм өстәмә объектлар – тулай торак һәм административ корпус төзелешенә керештеләр. Төзелеп килүче объектлар җир өсте күчеше белән тоташтырылган. Тулай торак 54 кешегә исәпләнгән, бинада 17 торак бүлмә һәм халыкның аз хәрәкәт итүче төркемнәре өчен 3 бүлмә, тренажерлар залы, үзлегеңнән әзерлек өчен 2 сыйныф һәм башка техник ярдәмче бүлмәләр каралган. Административ корпуста уку сыйныфлары, ашау залы, директор, бухгалтерия, кадрлар бүлеге кабинетлары, архив бүлмәсе һәм конференц-зал урнашкан. Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин студентларның һәм укытучыларның социаль-көнкүреш шартлары белән танышу максатыннан яңа биналарны карадылар.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 1882 елда Иске Татар бистәсенең бишенче Җәмигъ мәчете мәхәлләсендә нигез салына. Аны тәмамлаучылар арасында татар мәдәнияте эшлеклеләре бик күп: драматург Кәрим Тинчурин, рәссам Бакый Урманче, язучылар Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, композитор Салих Сәйдәшев һәм башкалар. 1917 елдан соң уку йорты ябыла. Мәдрәсә тарихында яңа этап 1993 нче елда башлана, тарихи бина мөселманнарга кире кайта һәм укытулар торгызыла. Бүген «Мөхәммәдия» Россиядә иң танылган мөселман мәгариф учреждениеләренең берсе, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж