(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август). Бүген Казанда югары технологияләр өлкәсендәге «Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк» технопаркы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан Мэры Илсур Метшин, Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, шулай ук Бәшир Рәмиевның бертуганының улы Бату Рәмиев катнашты.
IT-парк Казан үзәгендәге элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасы урынында торгызылды. Технопаркны беренче совет электрон исәпләү машиналарын уйлап табучы галим Бәшир Рәмиев хөрмәтенә атадылар. Яңа Казан IT-паркы цифрлы индустрия өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Төп максат – стартаплар, IT-компанияләр үсешенә, иҗади инициативалы яшьләргә һәм инвестфонд вәкилләренә ярдәм итү.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа IT-парк ачылу – Татарстанда Цифрлаштыру елының төп вакыйгаларының берсе. «Алты ай эчендә без бу матур объектны нигезеннән диярлек төзедек. Казанда, Чаллыда, Иннополиста технопарклар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Рәмиев исемендәге IT-парк белгечләрне җәлеп итү үзәге булыр дип ышанам. Бу мәйданчыкта эшләргә теләүчеләр бик күп. Бүген республикада мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 2,7 меңгә якын компания, 40 меңнән артык кеше эшли. Ләкин бу җитәрлек түгел. Яңа технопарк безнең республикада цифрлы технологияләр үсешенә җитди этәргеч бирер дип ышанам», – дип ассызыклады ТР Президенты.
Республика башлыгы проектны гамәлгә ашырганда балалар һәм яшьләр үсешенә, аларның һөнәри юнәлеш алуына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Моның өчен балалар IT-паркы булдырылган, анда яшь татарстанлылар үзләрен цифрлы һөнәрләрнең берсендә сынап карый алачак.
Шулай ук IT-парк инфраструктурасы киберспорт буенча ярышлар уздыру өчен кибераренаны үз эченә ала. «Яшьләр моның белән бик кызыксына. 2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» турниры уздырылачак. Без моңа әзер булырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов IT-паркның атаклы уйлап табучы Бәшир Рәмиев исемен йөртүенә игътибар итте һәм Татарстан it-белгечләренең яңа буынына үзләреннән алдагыларның эшен дәвам итүләрен теләде.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, ел саен 30 нчы августта республикада мөһим объектлар ачыла. Министр төзүчеләргә һәм проектлаучыларга рәхмәт белдерде, башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде.
Технопаркның беренче катында барлык сервис һәм иҗтимагый инфраструктура – балалар технопаркы, киберарена, конференц-заллар, җәмәгать туклануы зоналары урнашкан.
1 мең квадрат метрдан артык мәйданны киберспорт аренасы өчен бүлеп биргәннәр. Кунаклар уен компьютер залларын, киберспорт ярышларын трансляцияләү мәйданчыгын карадылар. Татарстан Президенты ярышларда катнашучыларны һәм тамашачыларны видеоэлемтә аша сәламләде.
Балалар IT-паркында яшь килүчеләр өчен робототехника, биотех, 3D-модельләштерү, программалаштыру, прототиплаштыру буенча төрле белем бирү киңлекләре эшли.
Технопаркта шулай ук коворокинг, резидент-компанияләр офислары, бизнес-инкубатор, түбәдәге эксплуатацияләнә торган мәйданчык һәм стартап-хаб бар.
Актлар залында проектны тормышка ашыруда катнашкан подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашу булды. Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук федераль хөкүмәтнең зур ярдәмен билгеләп үтте.
Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, IT-парк кыска вакыт эчендә төзелде. «Иң мөһиме – бу җитди белем бирү эшчәнлеге өчен каралган бик эчтәлекле объект», - дип өстәде ул.
Аннары төзелеш компанияләре вәкилләренә төрле дәүләт бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Видеорепортаж