(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале мәйданчыгында булдылар. Быел фестиваль ТР Милли китапханәсе янындагы Солтан Галиев мәйданында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин милли татар ашлары белән фуд-кортларны, компанияләрнең стендларын карап чыктылар. Аерым алганда, бер компания вәкилләре балаларга пластикны нәрсә өчен җыярга кирәклеген һәм аны эшкәртеп нинди продукция җитештереп булачагын күрсәтүче проект турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында кунаклар медиаинсталляция белән таныштылар, шулай ук фестивальдә катнашучылар белән аралаштылар һәм алар белән фотога төштеләр.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин шулай ук «Нейро-шамаиль» дип аталган перформанс һәм инсталляцияне, милли нәшриятлар ярминкәсен бәяләделәр. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, фестивальнең продюсеры Гадел Садретдинов аңлатмалар бирде. Кунакларны ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бу вакытта концерт залында «Прометей» фонды һәм Татарстан режиссерларының архив фильмнарын, китапханә фондыннан XX гасыр татар язмаларын күрсәтү барды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең беренче катында татар радиостанцияләренең берсеннән балалар өчен бүлмә, шулай ук балалар өчен интерактив мәйданчык урнашты.
Яңа Татар мәдәнияте фестивале бишенче мәртәбә уздырыла. Солтан Галиев мәйданында фуд-корт һәм фестивальнең төп сәхнәсе урнашкан. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе эчендә төрле инсталляцияләр, спектакльләр, милли нәшриятлар ярминкәләре, «Прометей» фондыннан һәм Татарстан режиссерларының архив фильмнары белән шоукейс, балалар интерактив мәйданчыгы, блогерлардан актив зоналар, Россиянең төрле халыкларының бишек җырларыннан торган инсталляция урнашкан. Фестивальнең музыкаль программасы өч сәхнәгә бүленде, 20 дән артык иҗат коллективы чыгыш ясады.
Фоторепортаж
Видеорепортаж