(Казан
шәһәре KZN.RU, 19 нчы август, Юлия Летникова). Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин кичә Казандагы
төзекләндерү һәм капиталь ремонт объектларында булдылар. Алар Карбышев
урамындагы ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында һәм «Яшь гвардия» балалар
өчен спорт-сәламәтләндерү лагерендагы эшләр барышын тикшереп кайтты.
Җәен – фонтан, кышын – чыршы
белән шугалак
Карбышев
урамындагы яңа сквер Совет районында яшәүчеләр өчен, ерак түгел урнашкан
«Комсомолец» паркына өстәп, тагы бер җәмәгать киңлеге булачак, дип билгеләде
Мэр. «Сквер ТР төзелеш тармагына һәм тарихына хөрмәт белән сугарылган. Республикада
һәм Казанда башкарылган төзелешнең барысы да безнең төзүчеләр тарафыннан
булдырылган, алар үз эшләрендә иң яхшылары булып кала. Безнең белгечләргә төрле
объектлар төзүне ышанып тапшыралар», - диде Илсур Метшин. «Без ТР Төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы инициативасын хупладык һәм
сквер яңа сулыш алсын, белгечләребезнең төзелеш батырлыкларын искә төшерсен
өчен барысын да эшләячәкбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
2,1
га мәйданлы сквер территориясендә фонтан, амфитеатр, балалар һәм спорт
мәйданчыклары, перголалы җылы павильон урнашачак. Быел 0,7 га мәйданда эшләр
бара, хәзер төзекләндерүнең беренче этабы 89% ка үтәлгән. Беренче чиратта
«Черек күл» паркында ясалма сулыкның периметры буенча фонтан касәсен яңартканнар,
төбеннән 2 мең тоннадан артык ләм чыгарылган. Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Игорь Куляжев шәһәр Мэрына һәм ТР Төзелеш министрлыгы башлыгына сулыкның
70 см тирәнлеккә ия булуын, ә йөзә торган фонтанның конструкциясе аны кышка
сүтәргә һәм касәдә яңа ел чыршысы белән шугалак җиһазларга мөмкинлек бирүен җиткерде.
Тимераякта шуарга яратучылар өчен касәгә төшү урыны җайлаштырыла. Фонтан тирәли
күзәтү мәйданчыклары булачак, ә янәшәдә генә җәмәгать туклануы белән павильон
урнашачак.
Эшчеләр
су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын урнаштыру,
коймаларны һәм асфальтны демонтажлау эшләрен төгәлләгән инде. Хәзер эшчеләр
күзәтү мәйданчыгын төзекләндерәләр, фонтан урнаштыралар, сулык тирәли брусчатка
салалар, электр белән тәэмин итү һәм тышкы яктырту челтәрләрен тоташтыралар.
Алга
таба скверда 58 агач (нарат, алма, тирәк), шулай ук 1,3 меңнән артык куак (шомырт,
сирен, ирга, бот дүләнә (боярышник), миләш, спирея һ.б.) утырту планлаштырыла. «ТР
төзелеш тармагының 100 еллыгы» дигән язулы керү төркеме скверның бер элементы
булып торачак. Янәшәдә генә төзелеш тармагы тарихы турында мәгълүмат булган
стендлар һәм фотозона урнаштырылачак.
Исегезгә
төшерәбез, 2020-2021 елларда ТР башкаласында 15 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде, ә быел исә эшләр шәһәрнең 9 паркында һәм скверында алып
барыла. Бүгенге көндә Казанның җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләре 75% ка
башкарылган.
Яңа корпусларны капиталь
ремонтлау һәм төзүдән соң, «Яшь гвардия» сменага меңнән артык бала кабул итә
алачак
Соңыннан
Илсур Метшин һәм Марат Айзатуллин «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерындагы
капиталь ремонт һәм яңа биналар төзелеше барышы белән таныштылар. Узган елның
языннан 9,37 га мәйданлы территориядә 30 кеше сыйдырышлы 10 яңа йокы корпусы,
персонал өчен 2 корпус һәм сауна белән душ бүлмәләре комплексы төзелгән. Моннан
тыш, эшчеләр аерым корпуста урнашкан ашханәне дә ремонтлаганнар. Биредә
белгечләр су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын алыштырган, яңа
тәрәзәләр урнаштырган, түшәм, идән, төп залдагы диварларны бизәкләгән һәм фасад
эшләре башкарган. Ашханәдә җиһазлар урнаштырылган инде, ә мебельләрне әле сатып
аласы бар.
Лагерьда
эшләрне 2023 елга төгәлләргә ниятлиләр. Көн саен объектта 42 кеше һәм 3
берәмлек техника эшли. Эшчеләргә клуб бинасын һәм административ бинаны төзеп
бетерергә, инженер челтәрләрен тоташтырырга, керү төркемнәрен җиһазларга,
беседкалар әзерләргә кирәк булачак. Моннан тыш, тренировкалар процессын исәпкә
алып, лагерьда балалар ялын ел әйләнәсе оештырырга мөмкинлек бирәчәк җылылык
трассасы төзү планлаштырыла. Елның салкын вакытында 6 корпус җылытылачак, шул
исәптән 4 йокы корпусы, персонал өчен бер бина һәм ашханә.
Исегезгә
төшерәбез, Казанда иң өлкән «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере 90 ел
элек төзелгән. Биредә соңгы тапкыр капиталь ремонт 60 ел элек үткәрелә. Ел саен
җәйге чорда монда 4 сменада меңгә якын бала ял итән. Башкарылган эшләр
нәтиҗәсендә лагерьның проект куәте сменага 242 дән 280 балага кадәр артачак,
анда музей барлыкка киләчәк.
Күптән
түгел ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның комплекслы программасы ярдәмендә 4
муниципаль лагерьга капиталь ремонт ясалды: «Заречье», «Юнитур», «Восток» һәм «Молодежный».
Аларның үткәрү сәләте 50-75% ка артты. Узган ел «Татарстан пионериясе»,
«Нармонка», «Огонек» лагерьларын проектлау тәмамланды. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт
министрлыгына аларның соңгысын 2023 елга программага кертү өчен гариза җибәрелде.
Күчмә
киңәшмәләрдә ТР яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов, ТР Төп инвестицион-төзелеш
идарәсе директоры Нияз Ситдыйков, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче
урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Сәлахетдинов, Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов,
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Парклар
һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова һәм башкалар катнашты.