(Казан
шәһәре KZN.RU, 19 нчы август, Юлия Летникова). Бүген Казан Ратушасында 2022
елгы «Йолдызлы билет» премиясе лауреатын игълан иттеләр – ул «Казан» журналы
коллективы булды. Бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, «Аксенов-фест»
әдәби-музыкаль фестивален уздыру көннәрендә уза һәм мәдәният өлкәсендә талантлы
яшь авторларның исемнәрен ачучы әһәмиятле вакыйга булып тора. Тантанада
катнашучыларны һәм кунакларны Казан Мэры Илсур Метшин сәламләде.
«Аксенов-фест»
язучыга туган көнен Казанда билгеләп үтү тәкъдиме белән башланды. Ул чакта
барысы да уңышлы килеп чыкты, һәм әлеге фестиваль шәһәр халкы өчен 2007 елда иң
истә калган вакыйгаларның берсе булды», – дип искә төшерде Илсур Метшин
фестивальнең барлыкка килү тарихын. «Менә 15 ел инде без әлеге әһәмиятле һәм
үзенчәлекле фестивальне уздырабыз, чарага искиткеч кешеләр килә, ә премияне
тапшыруда без талантлы йолдызларны ачабыз», – диде Мэр.
Шәһәр
башлыгы фестивальнең Казан һәм Татарстан чикләреннән узуын билгеләп үтте.
«Беренче елда без фестиваль шундый масштабларга кадәр үсәр һәм Казан чаралары
арасында шундый уңыш белән үтәр дип уйламаган идек. Әлеге вакыйгаларга катнашыбыз
булуга шатмын», – дип дәвам итте И.Метшин һәм Россия Президенты администрациясе
җитәкчесе Антон Вайноның телеграммасын укыды.
Василий
Аксеновның яраткан тамариск үсемлеге быелгы фестивальнең символы булды, бүген
Ратушага кергәндә барлык кунакларга истәлекле шарфлар һәм тамариск ботагы
тапшырылды. Тамашачыларга саксофончы Юрий Щербаков һәм пианист Валерий Коротков
бәйрәм кәефе бүләк итте.
Бүләкләү
тантанасы алдыннан «Василий Аксенов» мультимедиа прологы булды. Музыка астында
экранда архив фоторәсемнәре, видеоязмалар, язучы әсәрләренең тышлыклары һәм
документлар күрсәтелде. Прологтан соң тамашачыларга «Аксенов үлгәнме?» әдәби
номеры тәкъдим ителде – Александр Кабаков һәм Евгений Поповның «Аксенов» китабыннан
бүлекләр укылды.
«Йолдызлы
билет» премиясе җиңүчесен бүләкләү кичәнең кульминациясе булды. «Казан» журналы
баш мөхәррире Альбина Әпсәләмовага бүләкне Рус ПЕН-үзәге президенты,
фестивальнең попечительләр советы рәисе Евгений Попов тапшырды. Ул билгеләп
үткәнчә, быел премияне беренче тапкыр бер авторга гына түгел, ә бөтен оешмага
тапшыралар. «Казан» журналы инде 30 ел чыга һәм бу вакыт эчендә ул Василий
Аксенов, аның дуслары һәм дәвамчылары иҗатын яктыртып килде», – диде Е.Попов.
Фестивальнең координаторы һәм «Октябрь» журналы баш мөхәррире Ирина Барметова
язучының тормышы һәм иҗаты «Казан» журналы белән бәйле булуын җиткерде. «Василий
Аксенов калын журналларны һәм иҗатны яратты, шәһәргә кайткач, нәкъ менә «Казан»да
бастырылды», – дип ассызыклады И.Барметова.
Альбина
Әпсәләмова оештыручыларга премия тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Василий
Аксенов исеме безнең журнал өчен дә, шәхсән үзем өчен дә бик мөһим. Без
язучының иҗаты турында язабыз, Василий Аксенов һәм аның әтисе әсәрләреннән
өзекләр бастырабыз. Моны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, яңа үрләргә ирешергә
тырышырбыз», – диде ул. А.Әпсәләмова «Казан» журналының сентябрь санында
чираттагы тапкыр «Аксенов-фест» турында материал басылачак, моннан тыш,
укучылар Евгений Попов әсәреннән өзек белән таныша алачаклар, дип өстәде.
Кичә
танылган Россия саксофончысы Игорь Бутман катнашында концерт белән дәвам итте.
Чарада язучылар, шагыйрьләр, әдәби тәнкыйтьчеләр, дуслар, иптәшләр һәм
хезмәттәшләр, шулай ук Василий Аксенов иҗатын яратучылар катнашты. Аерым
алганда, Василий Аксеновның нәшире һәм якын дусты Владимир Григорьев
фестивальне оештыручыларга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. «Без бөек
авторларның истәлеген сакларга тиеш, әлеге эшне башкарганыгыз һәм ел саен
фестиваль уздырганыгыз өчен рәхмәт», – диде В.Григорьев.
Исегезгә
төшерәбез, «Аксенов-фест» фестивале иртәгә, 20 нче августта тәмамланачак. Ул
инде 15 нче тапкыр үткәрелә һәм быел язучының 90 еллыгына багышланган. Бүген ТР
Милли китапханәсендә «Василий Аксенов. Төрле еллар фотографияләре»,
«Аксенов-фест киңәш итә», «Язучы һәм аның якын даирәсе» күргәзмәләре ачылды.
Моннан тыш, Василий Аксеновның юбилеена багышланган фильм презентациясе, язучы
Евгений Попов белән иҗади очрашу, язучы, шагыйрь һәм сценарист Денис Осокин
белән «Фазил» китабын тәкъдир итү, «Казан» журналыннан «Текст һәм музыка» иҗади
кичәсе булды.
Фестивальнең
20 нче августка тулырак программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Чарага билетлар буенча бушлай керәләр,
аларны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин. Шулай ук +7(843)236-42-93
кайнар линия телефоны буенча теркәлергә була.