(Казан
шәһәре KZN.RU, 18 нче август, Юлия Летникова). Казанның Яңа Савин районында 4,5
мең кв. метр мәйданлы яңа балалар бакчасы төзелә. Адоратский урамындагы
мәктәпкәчә учреждение тәрбияләнүчеләр өчен үз ишекләрен 2023 елның сентябрендә ачачак.
Анда 220 бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри
алачак. Төзелеш эшләренең барышын бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
«Балалар
бакчаларында урыннар буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Казанның бу районында
мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен учреждениеләр җитәрлек түгел, шуңа күрә яңа
балалар бакчасы төзү турында карар кабул ителде», – диде шәһәр башлыгы.
«Демография»
илкүләм проекты буенча төзелә торган яңа балалар бакчасы Адоратский, Чистай һәм
Ямашев проспекты чикләрендәге микрорайонда 59 нчы кварталда урнашкан. Булачак
мәктәпкәчә учреждение янында 4,2 мең фатирга исәпләнгән 13 торак йорт бар.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов
микрорайонда 300 ләп бала йөри торган балалар бакчасы эшләвен, әмма тагын ике
мәктәпкәчә учреждение кирәк булуын җиткерде. Шуңа күрә, төзелеш белән
беррәттән, тагын бер объект проектын эшләү бара. «Әлеге территориядә торак
төзелеше зур тизлек белән башкарыла, балалар бакчасын төзү нәтиҗәсендә биредә
социаль инфраструктура да яхшырачак», – дип ассызыклады Казан Мэры.
Балалар
бакчасы 220 урынга исәпләнгән, аларның 100 е – 3 яшькә кадәрге, 120 се – 3 тән
7 яшькә кадәрге балалар өчен. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар 12 төркемгә бүленәчәк.
Илсур Метшин мәктәпкәчә учреждениеләрдә ясле төркемнәре эшләве күп кенә
ата-аналар өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте. «Әлеге балалар бакчасында өч яшькә
кадәрге балалар өчен урыннарның гомуми саныннан 45% ын бүлеп бирү – яхшы
күрсәткеч», – дип ассызыклады ул.
Азат
Нигъмәтҗанов балалар бакчасының Россия кулланучылар күзәтчелегенең яңа
таләпләре буенча төзелүенә игътибар итте, шуңа бәйле рәвештә аның мәйданы башка
мәктәпкәчә учреждениеләргә караганда 21% ка зуррак. «Бу типик проектка бәйле
рәвештә, киләчәктә башка балалар бакчалары төзеләчәк», – дип аңлатты ул.
Төзелеш
эшләре март аенда башланды, бүгенге көндә алар 41% ка үтәлгән. Бу вакыт эчендә
эшчеләр фундамент блокларын монтажлый, ике катка кирпеч сала, подвал бүлмәләрен
гидроизоляцияли алдылар. Хәзер объектта 40 кеше һәм бер берәмлек техника эшли.
Белгечләр цоколь катында диварлар урнаштыра, электромонтаж эшләре башкара,
суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен сузалар.
Исегезгә
төшерәбез, бүгенге көндә Казанда 317 балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә 12
мәктәпкәчә бүлек эшли. Балалар бакчаларына 76 мең 308 бала йөри.
Мэр
белән бергә төзелеш мәйданчыгында Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф
идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Мачин да булдылар.