(Казан
шәһәре, KZN.RU, 18 нче август). Башкарма комитетта дүртенче чакырылыш Казан
шәһәр Думасының чираттан тыш XVI сессиясе булды. Депутатлар 2022 елга шәһәр
бюджетына һәм Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше
зоналаштыру картасына үзгәрешләр керттеләр. Утырышны Татарстан башкаласы Мэры
Илсур Метшин үткәрде.
Казан
шәһәр Думасының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына Казан
бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы карары проектын шәһәр Башкарма комитетының
Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин тәкъдим итте. «Террорчылыкны һәм
экстремизмны профилактикалау системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шәһәр
территориясендә терроризм һәм экстремизм күренешләрен минимальләштерү яки
бетерү, шулай ук «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча сатып алынган
автобуслар өчен лизинг түләүләренә субсидияләр исемлегенә үзгәрешләр кертелә»,
– дип аңлатты И.Мөхәммәтшин.
Шулай
итеп, субсидияләр рәвешендә грантлар коммерцияле булмаган, шул исәптән
иҗтимагый һәм дини оешмаларга, террорчылыкны профилактикалау өлкәсендә социаль
әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга
биреләчәк. Моннан тыш, автобусларны арендалау шартнамәләре буенча лизинг
түләүләренә чыгымнарны яисә аларның бер өлешен каплауга субсидияләр дә өстәлә.
Казан шәһәр Думасы депутатлары карар проектын хупладылар.
Казан
шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия
Заһидуллина август-сентябрь айларында Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр
парламентының икенче чакырылышын формалаштыру буенча конкурс үткәрү турында
хәбәр итте. Конкурс башланыр алдыннан депутатлар «Казан шәһәренең Яшьләр
парламенты турында»гы карарына үзгәрешләр керттеләр. Шулай итеп, дәүләт һәм
муниципаль хезмәткәрләре булмаган кандидатлар гына аның әгъзалары була ала.
Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү һәм тавыш бирү җирле үзидарә
органнарының KZN.RU рәсми порталында уздырылачак.
Моннан
тыш, утырышта депутатлар Җир биләмәләреннән файдалану һәм шәһәр төзелеше
кагыйдәләренә – җир кишәрлекләренең территориаль зоналары чикләрен үзгәртү һәм
шәһәр төзелеше зоналары картасында урам-юл челтәре зоналарын үзгәртү өлешендә
үзгәрешләр керттеләр. Алты карар проектын шәһәр Башкарма комитетының Архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов җиткерде.
Утырыш
ахырында депутатлар Казан муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү буенча
халык алдында тыңлаулар турындагы мәсьәләне карадылар. Казан шәһәр Думасының
законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия
рәисе Алексей Селивановский аңлатып узганча, шәһәр Уставына үзгәрешләр кертү
документны гамәлдәге законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле. Ачык
тыңлаулардан соң депутатлар Казан Уставына үзгәрешләр кертү турында ахыргы
карарны кабул итәчәкләр.
Шулай
ук сессиядә депутатлар Мөслимә Латыйповага «Казанның Мактаулы гражданины»
исемен бирү турында карар кабул иттеләр.