(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август). Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XV сессиясе утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин республика һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә бүләкләр тапшырды.
Югары җитештерү казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының Рәхмәте «КамаСтройИнвест» ҖЧҖ генераль директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Дилүс Сираҗетдиновка тапшырылды.
Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм актив җәмәгать эше өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең икътисади үсеш бүлеге башлыгы Марина Аксенова бүләкләнде.
Республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен хезмәт ветераны Мөнирә Манюшевага «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды.
Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем Республика клиник неврология үзәгенең табиб-неврологы Наталья Бабичевага бирелде.
Мәдәният өлкәсен үстерүгә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Зөһрә Нигъмәтуллинага бирелде.
Физик культура һәм спорт өлкәсен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Зилант» укыту-спорт комплексы директоры Анатолий Зиндеевка «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшырылды.
Социаль өлкәне үстерүгә керткән өлеше өчен Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина «Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.
Юл төзелеше тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Волга-Автодор» ҖЧҖ башкарма директоры Станислав Шевыревка «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Җәмәгать туклануы өлкәсен үстерүгә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шеф-пешекчесе Әнисә Хәлиуллинага тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм хезмәт вазыйфаларын үрнәк башкаруы өчен Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре идарәсе башлыгы Николай Кузнецовка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.
Намуслы хезмәте һәм физик культура һәм спорт өлкәсен үстерүгә керткән өлеше өчен Казанның Мактау грамотасы «Динамо» спорт мәктәбе директоры Азат Вафинга тапшырылды.
Республика хакына профессиональ эшчәнлеге өчен ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Илдар Ибраһимов Казанның Мактау грамотасына лаек булды.
Яшьләр сәясәте өлкәсен үстерүгә керткән өлешләре һәм парламент эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Мария Вьюгина һәм аның әгъзалары Лилия Әюпова, Антон Спиридонов Казан Мэрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.