(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август, Алсу Сафина). Татарстан башкаласында коронавирус пандемиясе белән бәйле ике еллык тәнәфестән соң, «Игелекле Казан» форумын яңадан уздыра башлаячаклар. Казан шәһәр Думасының XV сессиясендә бишенче, юбилей чарасын оештыру идеясен Казан Мэры Илсур Метшин хуплады.
Шәһәр башлыгы форумны ел ахырына кадәр үткәрү мөмкинлеген карарга кушты. «Игелекле Казан – шәһәр үсешенең 12 приоритетларының берсе. Гадәттәгечә форум яңа проектларны гамәлгә ашыруга старт бирә, безнең өчен яңа практикалар ача. Җыелып, планнар корып, шәһәребездә кулланырга мөмкин булган яңа тәҗрибәне өйрәнәчәкбез, – диде И.Метшин. - Без форумны октябрьдә яки ноябрьдә үткәрә алабыз, спикерларның буш булулары һәм катнаша алулары кирәк».
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, чараның якынча программасы формалаштырылган һәм катнашучыларның якынча исемлеге төзелгән.
Сессиядә Казан шәһәр Думасы депутаты, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова шулай ук 2017 елдан башлап Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе белән берлектә Казан Мэриясе тарафыннан үткәрелә торган «Игелекле дулкын» фестиваленең язмышы белән кызыксынды. Шәһәр проекты буларак булдырылган фестиваль алга таба федераль дәрәҗәдәге хәйрия хәрәкәтенә әверелде. Фестиваль меңләгән балага, тормыш шартлары һәм сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, сәхнәдә үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, «Игелекле дулкын» фестивале грант алган очракта үткәреләчәк. «Игорь Крутой Академиясе грант отар, һәм көзге-кышкы чорда сайлап алу турлары бөтен Россия буенча узар дип өметләнәбез. Бәлки, «Игелекле Казан» форумын фестиваль белән берләштереп булыр», – дип аңлатты ул.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Игелекле дулкын» бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивалендә бөтен Россиядән 2,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашты. Сайлап алу 7 шәһәрдә – Ростов-на-Дону, Новосибирск, Ярославль, Симферополь, Курск, Кемерово һәм Мәскәүдә узды. 12 җиңүче Россия эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә гала-концертта чыгыш ясады.