(Казан
шәһәре KZN.RU, 2 нче август). «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар
конгрессының VIII корылтае узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан Мэры Илсур Метшин
катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулуга багышланган чара
Россиянең 76 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илдән 1500 дән артык делегат
һәм кунакларны җыйды.
Пленар утырышны ачып, Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхразыев
Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын укыды. Дәүләт
башлыгы әлеге конгресс Татарстан Республикасы тормышында якты вакыйга
булачагына, Россия халыклары арасында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуга үз
өлешен кертәчәгенә ышаныч белдерде. «Бүген татар халкы вәкилләре Ватан
алдындагы бурычларын намус белән үтиләр, Ватанны саклыйлар, хезмәт, фән,
мәдәният, спорт һ.б. өлкәләрдәге казанышлар
күрсәтәләр», – диелә телеграмма текстында.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үзенең
видеомөрәҗәгатендә конгресс 30 ел эчендә гаять зур мәгърифәтчелек һәм белем
бирү эше алып баруын, ныклы мәдәни элемтәләрне җайга салуга ярдәм итүен
билгеләп үтте.
Шулай ук Төркмәнстан Президенты Сәрдар
Бердымөхәммәдов, кайбер чит ил вәкилләре һәм Россия субъектлары җитәкчеләре дә
котлау телеграммалары юллаган иделәр.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә форумда
катнашучыларга татар халкының киләчәгенә кагылышлы актив позицияләре өчен
рәхмәт белдерде. «Безнең эштә, беренче чиратта, сезгә таянабыз. Мин сезнең
патриотизмыгыз, туган телне, гореф-гадәтләрне, рухи-әхлакый кыйммәтләрне
өйрәнү, саклау һәм үстерү буенча эзлекле эшегез өчен рәхмәт белдерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, утырышта эчтәлекле докладлар
яңгырады, аерым алганда, спикерлар әле өйрәнергә тиешле проблемалы темаларны
билгеләделәр. «Без сезнең барлык тәкъдимнәрегезне дә теркәдек. Алар буенча
бергәләп эшләрбез», – дип ассызыклады ул.
ТР Президенты сүзләренә караганда, хәзерге заман чорының иң төп
чакырылышларының берсе – глобальләшү. «Бу шартларда милли үзенчәлекне, бай
тарихи-мәдәни мирасны, гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга мөмкин? Әлбәттә,
гаилә зур роль уйный. Шулай ук дин дә мөһим урын алып тора. Мәчетләрдә татар
телен өйрәнү өчен шартлар тудырырга кирәк. «Сәләт» хәрәкәте телне һәм милли
гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә. Без яңа проектларны актив үстерергә,
башка төбәкләрне җәлеп итәргә планлаштырабыз», – дип
билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул искә төшергәнчә, 2022 ел мөһим вакыйга белән билгеләп
үтелә – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Рөстәм
Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга һәм РФ вице-премьеры Марат
Хөснуллинга юбилей датасын югары дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтү мөмкинлеге
өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәм чаралары ел буе дәвам итәчәк. Тиздән алар Мәскәүдә
узачак.
«Мин сезнең белән һәр яңа очрашуга бик шат. Безнең алда
торган барлык бурычларны бергә хәл итә алуыбызга шик юк. Безнең көч –
бердәмлектә», – дип
белдерде Рөстәм Миңнеханов, делегатларга мөрәҗәгать итеп.
Минтимер Шәймиев 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессының беренче
съезды барлык өметләрне тулысынча аклады, дип билгеләп үтте. «30 ел элек
без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга
җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә
ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау
бик мөһим иде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын гамәлгә куеп,
беренче корылтай үз бурычын үтәде. Без бердәм фикергә килдек, татар милләте
турында тулаем уйларга тиешбез. Татарстан бөтен татар диаспорасын берләштерү
функциясен үтәргә һәм Россиянең милли сәясәтенә уңай йогынты ясарга тиеш. Узган
30 ел дәвамында безнең конгресс эзлекле рәвештә нәкъ менә шул сыйфатта эшли», – дип
ассызыклады Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.
Шулай ук утырыш кысаларында делегатлар Васыйл Шәйхразыевны
«Милли шура» рәисе итеп сайладылар һәм оешманың яңа составын расладылар, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Видеорепортаж