(Казан
шәһәре KZN.RU, 2 нче август, Дмитрий Никитин). Казанда махсус юл техникасы
автопаркы 53 яңа машина белән тулыланды. Татарстан башкаласына роторлы кар
чистарткычлы дүрт коммуналь машина, шулай ук кышкы һәм җәйге эш өчен җиһазлар
белән КАМАЗ шассиларында 49 катнаш юл машинасы килде. Бүген Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин яңа махсус техника белән танышты.
«Без техниканы яңартуны дәвам итәбез. Моның өчен
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Хәзер яңа машиналарны исәпкә
алып, чистарту техникасы паркы 570 берәмлеккә кадәр арттырылды», – дип хәбәр
итте шәһәр башлыгы.
Казанда
җыештырыла торган территорияләр мәйданы яңа юллар төзелеше белән бәйле рәвештә
ел саен арта бара, дип билгеләде Мэр. «Яңа техника шәһәр урамнарын җыештыру
өчен яхшы ярдәм булачак. 2005 елда җыештырыла торган юлларның мәйданы 10 млн
кв. метр булса, узган ел бу сан 22 млн кв. метрга кадәр артты», – дип
ассызыклады Илсур Метшин. Шул ук вакытта юлларның озынлыгы узган ел 1950 км булса,
быел 1974 км га кадәр җиткән.
Махсус
техниканы комплектацияләү программа белән тәэмин итүне, ике аяклы яңа отваллар
һәм гадәтләнгән 20 бар урынына 50 бар егәрлеге булган юу системасын күздә тота,
дип сөйләде Мэрга Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
«Мондый куәт комны яхшырак юдыртырга, юлның иң кыен участокларыннан пычракны
юарга һәм асфальт-бетон өслеген сыйфатлырак чистартырга мөмкинлек бирә», – дип
билгеләде И.Куляжев.
Илсур
Метшин яңа техника турында аларның фикерләрен белү өчен катнаш юл машинасының
йөртүчеләре белән аралашты. «Машина барлык таләпләргә дә җавап бирә, ә яңа
технологияләр безнең эшне шактый җиңеләйтә. Асылмалы җиһазлар белән идарә итү
системасы ярдәмендә джойстик ярдәмендә барлык механизмнарны да контрольдә
тотарга мөмкин. Элек приборларның панельләренә куелган щетка, отвал белән идарә
итү пультына хәзер игътибар итәргә кирәкми», – дип билгеләп үтте шоферларның
берсе.
«Элек без барысын да үзебез җиһазлап бетерә идек. Әмма
хәзер заводтан көчле фаралар, шасси, куркынычсызлык маячкалары һ.б. килә. Болар
барысы да техниканың хезмәт итү вакытын шактыйга озайта», – дип өстәде аның
коллегасы.
Барлык
машиналарда да юлларны чистарту мониторингын үткәрергә мөмкинлек бирүче
навигация системасы урнаштырылачак. «Узган кыш система сынау узды һәм тест
режимында эшләде, инде киләсе кышкы сезонга без аны тулы күләмдә эшләтеп
җибәрергә планлаштырабыз», – дип хәбәр итте И.Куляжев.
Яңа
техниканы дүрт предприятиегә тапшырачаклар: «Горводзеленхоз» тресты МУП, «Шәһәр
төзекләндерү» МУП, «Шәһәр күперләре» МУП һәм «Киров районының юл ремонт-эксплуатация
идарәсе» МУП, шуңа күрә машиналар шәһәрнең барлык урамнарында да кулланылачак.
Җәй
көне катнаш юл машинасы чәчәкләргә, агачларга су сибү һәм урам-юл челтәрен
пычрактан юдыру өчен файдаланылачак. Кышын махсус техника юлларны кардан
чистартуда һәм реагент сибүдә катнашачак. Кышкы сезонга әзерлек башланды инде. «Коммуналь
хезмәтләр тиешле күләмдә реагент сатып алдылар», – дип ассызыклады И.Куляжев.
Чарада
шулай ук Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов та катнашты.