(Казан
шәһәре KZN.RU, 1 нче август, Зилә Гайфи). Туристлык, ресторан һәм кунакханә
индустриясе хезмәткәрләре арасында уздырыла торган «Кунакчыллык йолдызлары»
Казан һөнәри осталык конкурсы Идел буе шәһәрләре ассоциациясе ярдәме белән
беренче тапкыр региональ чара статусын алды. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма
комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында мондый бәйгенең илнең төп туристлык
юнәлешләренең берсе статусын саклап калуда ярдәм итүен билгеләп үтте.
Беренче
яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласына 1 млн 600 мең турист килде,
дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. Хәзер кунакханә фондының йөкләнеше якынча 95%
тәшкил итә. «Казанның «Кунакчыллык йолдызлары»нда катнашучыларга конкурсның
региональ этабында җиңү яуларга телибез», – диде Мэр.
Конкурс
2 этапта узачак: беренчесе – шәһәр (аны Казан һәм Идел буе шәһәрләре
Ассоциациясендә катнашучы шәһәрләр мөстәкыйль рәвештә уздыра), икенчесе –
төбәкара, аның кысаларында «Идел буе кунакчыллыгы йолдызлары» фестивале
оештырылачак. Кунакчыллык индустриясенең Идел буе шәһәрләреннән иң яхшы
вәкилләр Татарстан башкаласына киләчәк.
Казан
туризмын үстерү комитеты директоры хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрне һәм призерларны «Иң
яхшы портье», «Иң яхшы җыештыручы», «Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы
менеджер», «Ресторанның иң яхшы менеджеры», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы
бармен», «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы кондитер», «Иң яхшы сити-блогер» номинацияләрендә
сайлап алачаклар.
Шәһәр
конкурсында җиңүчеләргә акчалата грант һәм Россиянең иң яхшы кулинария
мәктәпләрендә уку өчен спонсорлардан сертификатлар тапшырылачак. Алар
фестивальнең төбәк этабында чыгыш ясау һәм Идел буенда иң яхшы белгеч исеме
өчен көрәшү мөмкинлеге алачак.
Гаризалар
31 нче августка кадәр кабул ителә. Конкурста Казанның туристлык, ресторан һәм
кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре катнаша ала, алар үз
оешмасы җитәкчесе имзасы белән заявка-анкета һәм кирәкле документлар пакеты
тәкъдим итә алалар. Гаризалар Andrey.Ustyuzhanin@tatar.ru электрон почтасы аша яки Кремль
ур., 11 адресы буенча кәгазьдә кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны +7(843)292-35-67
телефоны буенча белергә була.