(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче май). Бүген Муса Җәлил
исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында
Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт
Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Хөрмәтле кунаклар
Бөек Ватан сугышы ветераннары булды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Җиңү көне – изге бәйрәм. «700 меңнән
артык якташыбыз Ватанны яклап көрәште. Аларның яртысыннан артыгы өйләренә
кайтмады. Бөек Ватан сугышы елъязмасында татарстанлыларның батырлыгы һәм
каһарманлыгы үрнәкләре мәңгегә калачак. Фронттагы батырлыклары һәм
фидакарьлекләре өчен 200 меңнән артык сугышчы орден һәм медальләр белән
бүләкләнгән. 353 сугышчы – Советлар Союзы Геройлары, ә 51 фронтовик – Дан
орденының тулы кавалеры», - диде ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның дистәләгән сәнәгать предприятиеләре
фронт өчен хәрби техника, сугыш кирәк-яраклары җитештергән. «Халыкның хезмәт
батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан, «1941 – 1945 еллардагы хезмәт батырлыгы
предприятиесе» исеме бирү турында Указ имзаладым. Татарстанның ундүрт
предприятиесенә әлеге югары исем бирелде. Бу – лаеклы бүләк һәм горурланырлык
сәбәп», - дип белдерде ул.
«Әлеге якты бәйрәмдә без яу кырында ятып калган, варварлар тарафыннан
бомбага тотылып, һәм атышлар аркасында һәлак булган, концлагерьларда юк ителгән
кешеләрне искә алабыз. Бөек Ватан сугышының барлык корбаннары турындагы хәтер
безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», - диде Рөстәм Миңнеханов. Сугыш елларында
һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларның һәркайсы Бөек
Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте: «Сез авыр сынауларга
түздегез һәм илне фашизмнан азат иттегез. Бернәрсә дә сезнең рухыгызны һәм
Җиңүгә омтылышыгызны сындыра алмады. Сез – Ватанга чиксез тугрылык, Туган илгә
һәм үз халкына мәхәббәт үрнәге».
Президент ассызыклаганча, хәзерге катлаулы вакытта җиңүчеләр буыны
васыять иткән идеалларга иярү аеруча мөһим. «Һәм бүген дә Россиянең мактаулы
армиясе сафларында ветераннарның оныклары һәм оныкчыклары үзләренең хәрби
бурычларын, шул исәптән Украинада махсус хәрби операция уздыру кысаларында,
лаеклы үтиләр, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар. 1945 елдагы Җиңүдәге кебек
үк, тарих, нацизм кебек абсолют явызлыкка хәзерге дөньяда урын юклыгын тагын
бер кат раслап, үзенең гадел, бердәнбер дөрес юлын сайлаячагына ышанам», - дип
өстәде Рөстәм Миңнеханов.
«Бу бәйрәм көнендә без ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларга тынычлык
һәм ирек, каһарманлык һәм кыюлык, какшамас ихтыяр көче өчен рәхмәт белдерәбез.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек
телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Бөек Җиңү көне белән!», - дип
мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә исән булмаган Бөек Ватан
сугышында катнашучыларның туганнарына бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
Видеорепортаж