(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель, Дмитрий Никитин).
Инде киләсе елда ук Дәрвишләр бистәсендәге балалар поликлиникасы беренче
пациентларны кабул итәчәк. Бүген аның төзелешен Казан Мэры Илсур Метшин
тикшерде. «Бу – бистәдә яшәүчеләр сораган һәм Казанның Генпланында каралган
күптән көтелгән поликлиника», – дип билгеләде шәһәр башлыгы. Яңа күп функцияле
медицина учреждениесе Дәрвишләр бистәсендә һәм күрше торак массивларда яшәүче
балалар өчен каралган.
«Халыкның, бигрәк тә балаларның сәламәтлеге – иң кыйммәтлесе, шуңа күрә
медицина хезмәте күрсәтүнең лаеклы шартларын тәэмин итү һәрвакыт безнең эшнең
өстенлекле юнәлеше булды һәм булачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Совет районы халкына хезмәт күрсәтә торган 6 нчы номерлы балалар
поликлиникасы филиалы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелә. Хәзер
суүткәргеч челтәрләрен күчерү һәм котлован әзерләү, шулай ук булачак
поликлиниканың фундаментына монолит плитә салу тулысынча тәмамланган. «Алтын
Групп» ҖЧҖ подрядчы оешмасы генераль директоры Марат Сафин Казан Мэрына төзелеш
эшләренең расланган график нигезендә баруын хәбәр итте.
Гомуми мәйданы 6,4 мең кв.метр булган биш катлы бина (4 дәвалау каты һәм
бер техник) сменага 180 кешегә исәпләнгән. Медицина учреждениесендә 245
хезмәткәр – педиатрлар һәм тар профильле табиблар эшләячәк.
Балалар поликлиникасы филиалы күп функцияле учреждение булачак, дип
билгеләп үтте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары –
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе
башлыгы Владимир Жаворонков. Поликлиника базасында озак көтелгән травматология
пункты ачу планлаштырыла, ул Дәрвишләр бистәсендә генә түгел, күрше торак
массивларда яшәүче балаларга да хезмәт күрсәтә алачак. Моннан тыш,
поликлиникада йогышлы авырулар блогы (фильтр һәм йогышлы авырулар бүлеге),
лаборатория, шулай ук көненә 15 ләп баланы кабул итәргә сәләтле көндезге
стационар булачак.
В.Жаворонков сүзләренчә, пациентлар бер урында тупланмасын өчен,
медицина учреждениесенең бүлекләре блоклар буенча бүленәчәк. Поликлиниканың
беренче катында керү төркеме янында диагностика бүлеге урнашачак, икенче катта
– педиатрлар, ә өске катларда тар профильле белгечләр эшләячәк. Поликлиниканы
заманча медицина җиһазлары белән җиһазландыру планлаштырыла. «Монда амбулатор
педиатрия өчен кирәк булган бар нәрсә дә булачак», – дип ассызыклады
В.Жаворонков. Моннан тыш, поликлиникада проект белән пациентлар һәм аларның
ата-аналары өчен уңайлы көтү зоналары һәм кафе каралган.
«Дәрвишләр бистәсе өчен бу медицина инфраструктурасы үсешендә мөһим
адым, аны «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты, Татарстан Президенты һәм ТР
сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән башкара алдык, – дип билгеләде
И.Метшин. – Бистәдә яшәүчеләргә тикшеренү өчен башка районнарга барырга кирәк
булмаячак, чөнки кирәкле җиһазлар һәм профильле белгечләр яңа поликлиникада
булачак».
Объектны 2023 елның беренче кварталында тапшырырга планлаштыралар. «Агымдагы
ел дәвамында без төзелеш буенча төп эшләрне тәмамларга һәм бинаның эчке
бизәлешенә керешергә тиеш. Киләсе елда медицина җиһазларын кайтару күздә тотыла»,
– дип сөйләде Мэрга подрядчы оешма җитәкчесе.