(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель, Алинә Бережная). Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан һәм бәйрәм көнендә 130 га якын чара үткәрү планлаштырылган. 8 нче май көнне шәһәрнең һәр районында тарихи хәрби һәм ретро-техника җәлеп итеп, ветераннар йортлары янында парадлар узачак.
«Пандемия чорында ветераннарны шәхсән аларның тәрәзәләре астында котлау традициясе барлыкка килде, быел без бу традицияне дәвам итәчәкбез, – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында. – Сугыш еллары җырлары яңгыраган бәйрәм кортежы ветераннарга гына түгел, ә шәһәр халкына да күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф бүләк итә, күршедә яшәүче геройлар турында белергә мөмкинлек бирә».
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләвенчә, хәрби техника белән колонна үз йөрешен танк училищесының контроль үткәрү пунктыннан башлаячак, аннары Дубравная урамындагы Ветераннар йортына барачак, Космонавтлар урамы, Җиңү паркы һәм Восстание урамы аша узачак.
Бәйрәм чаралары Казанда апрель уртасыннан ук старт алды. Җиңү көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, конкурслар, концертлар, күргәзмәләр һәм спорт ярышлары уздырыла. Мәсәлән, бүген, 25 нче апрельдә, Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр «Бөек Җиңү варислары» шәһәр иҗат фестивалендә чыгыш ясаячак. Чарага ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары чакырылган.
27 нче апрельдә Казанда «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә старт биреләчәк. Акция Бауман урамында Ф.И.Шаляпин һәйкәле янында 15:00 дән 17:00 гә кадәр узачак. 9 нчы майга кадәр «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге вәкилләре һәм Казан иреклеләр үсеше үзәге иреклеләре шәһәрлеләргә парк һәм скверларда, шулай ук Казан Кремле территориясендә Георгий тасмаларын таратачаклар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Җиңү көненә шәһәрдә һәйкәлләрне, тугандаш һәм хәрби каберлекләрне санитар чистарту эшләре бара. «Бюстлар, кече архитектура формалары, һәйкәлләр, стелалар һәм обелисклар тәртипкә китерелә. Эшкә патриотик иҗтимагый оешмалар, мәктәп укучылары һәм студентлар җәлеп ителде», - дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова.
30 нчы апрель көнне Казан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылачак. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кешенең истәлеген мәңгеләштерү. Воровский урамы буенча урнашкан Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы скверда 30 агач үсентесе утыртылачак. Нәкъ менә шул урында «Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы төзелешен башлау планлаштырыла, дип билгеләде Гүзәл Сәгыйтова.
7 нче май көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бөтен республикадан ветераннар катнашында Җиңүнең 77 нче еллыгына багышланган республика чарасы узачак.