(Казан
шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель, Алинә Бережная). Быел Казанда «Үлемсез полк»
акциясе гадәти форматта оештырыла – 9 нчы майда казанлылар Бөек Ватан сугышында
катнашкан туганнарының фоторәсемнәре белән шәһәрнең үзәк урамнары буйлап
узачак.
Казан
Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Җиңү көне бөтен ил халкын берләштерә. «9
Май үз әһәмиятен югалтмый. Безнең буын кешеләре балачактан ук тыл
хезмәтчәннәренең дә, фронтта һәлак булганнарның да традицияләрендә, тарихи әсәрләрендә,
батырлыкларында тәрбияләнгән. Бу истәлекне без балаларга тапшырырга, үсеп
килүче буын белән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эшләргә тиешбез», - дип
ассызыклады Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы сугыш геройлары турында бәйрәм алдыннан
гына түгел, ел дәвамында сөйләргә кирәклеген билгеләп үтте.
Казанда
Җиңү көнендә бәйрәм чаралары турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
9
нчы майда тантаналы чаралар Архангельск һәм Арча зиратларына чәчәкләр салу
тантанасыннан башланачак. Җиңү паркында Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәренә, Аналарга
һәм толларга, Совет Солдатына куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салу оештырылачак.
Бәйрәмнең
төп мәйданы Меңьеллык мәйданы булачак. Тамашачылар Казан Кремле диварлары
янында утыра алачак, дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова. «Барлык казанлыларны
тантаналы программага 9:30 сәгатькә чакырабыз һәм тикшерү чараларына аңлап якын
килүләрен сорыйбыз. Иң уңайлы керү урыны – «Кремль» метро станциясе ягыннан һәм
яр буе ягыннан», - дип хәбәр итте ул.
Казан
гарнизоны гаскәрләрене 10:00 сәгатьтә узачак. Бәйрәм чарасында меңнән артык
хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище курсантлары, кадет сыйныфлары, юнармия һәм
Суворов хәрбиләре катнашачак.
Тантаналы
йөрештән соң ИС һәм Т-34 («Татарстан колхозчысы») легендар танклары,
ретроавтомобильләр колонналары узачак.
Соңыннан
Казанның мең кешелек җыелма хоры тарафыннан «Җиңү көне» җырын
театральләштерелгән башкару булачак.
Көн
дәвамында мәйданда хәрби техника күргәзмәсе оештырылачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары
уникаль Т-90, Т-80БВМ һәм БМП-3 танкларын карый алачак. Биредә шулай ук хәрби
форма үрнәкләре куелган палатка, хәрби дан һәм корал музее урнаштырылачак,
ДОСААФ автомобильләре күргәзмәсе узачак.
Бәйрәм
чаралары Җиңү паркында да узачак. 11:00 сәгатьтә яшь армиячеләр парады, аннары
традицион «Җиңү фанфаралары» балалар тынлы оркестрлары фестивале башлана.
15:00
сәгатьтә парк кунаклары шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышларын карый алачак. Ә
18:00 сәгатьтә «Рио-Рита – Җиңү шатлыгы» проекты кысаларында паркта оркестр
башкаруында 30-40 нчы елларның бию көйләре яңгыраячак.
Шулай
ук быел «Үлемсез полк» акциясе дә традицион форматта узачак. Исегезгә
төшерәбез, коронавирус йогышы пандемиясе аркасында, ике ел дәвамында акция
онлайн режимда узды. «Үлемсез полк»та катнашучылар Толстой скверы янында 13:00
сәгатьтә җыелачак, чара 15:00 сәгатьтә башлана. Колоннага шулай ук Казан
федераль университеты янындагы Кремль урамында да кушылырга мөмкин булачак.
«Акциядә
катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз турында мәгълүмат
белергә, аның портреты белән штендер ясарга һәм акциягә килергә кирәк», – дип
хәбәр итте Г.Сәгыйтова.
19:00
сәгатьтә бәйрәм программасы Меңьеллык мәйданында дәвам итәчәк. Биредә сәнгать
осталары һәм яшьләр төркемнәре концерты, шулай ук «Җырлый торган Казан» хорының
чыгышы булачак. Кичке бәйрәм халык караокесы форматында узачак. Бөтен
республикадан килгән тамашачылар аны «Яңа гасыр» телеканалында турыдан-туры
трансляциядә карый ала.
Җиңү
көне 22:00 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак, аны Казансу акваториясеннән
күзәтеп булачак.