(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче апрель, Юлия Летникова). Бүген дүртенче чакырылыш Казан
шәһәр Думасының XIII сессиясе утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин
шәһәр үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә бүләкләр тапшырды.
«Арт-Строй»
махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ директоры Николай Самиловка төзелеш өлкәсендәге
казанышлары өчен «Россиянең мактаулы төзүчесе» билгесен тапшырдылар.
Җитештерүдәге
югары казанышлары өчен Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
министрлыгының Рәхмәте «Бриз» төзелеш компаниясе директоры Андрей Беляковка
белдерелде.
«Татарстан
Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем
«Авиамедсервис» ябык акционерлык җәмгыятенең медик-санитар частенең
отоларинголог кабинетының шәфкать туташы Галия Фәхретдиновага бирелде.
Күпьеллык
һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Казан төгәл машина төзелеше заводы» фәнни-җитештерү
берләшмәсенең автомат һәм ярымавтоматларын көйләүче Сергей Воробьевка
«Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем
бирелде.
Шәһәр
файдасына күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Казан шәһәре файдасына башкарган
фидакарь хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән Казан Башкарма комитетының
Эш башкару идарәсенең документлар белән эшләүче Ирина Новикованы бүләкләделәр.
«Казанская
мельница» ҖЧҖ директоры Әнәс Гайнетдинов «Казан файдасына башкарган мактауга
лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде.
Казан
Мэры Илсур Метшин Казанның муниципаль торак программалары дирекциясе директоры
Айрат Хәлиуллинны һәм Киров районының 417 нче номерлы балалар бакчасы мөдире
Рәмзия Хәйбуллинаны Казанның Мактау грамоталары белән бүләкләде.