(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы апрель, Дмитрий Никитин). Казан Мэры Илсур Метшин бүген иртән авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруны карап кайтты. Ул Киров районында Батыршин урамында урнашкан 16 мәйданчыкның берсендә булды.
Мәйданчыкта сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 гә кадәр дәвам итә. Биредә җирле җитештерү продукциясе – бәрәңге, кишер, сыер ите, кош ите, он, ярмалар, сөт ризыклары, шикәр һ.б. сатып алырга мөмкин. Батыршин урамындагы ярминкә мәйданчыгына Буа районы җитештерүчеләренең продукциясе китерелә. Бүген монда 4 млн сумга якын продукция алып килгәннәр.
Илсур Метшин сәүдә рәтләрен карады, җитештерүчеләр, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты. «Мин инде тугыз ел бу мәйданчыкка сатарга киләм. Бүген 200 килограммнан артык эремчек, май һәм каймак алып килдем. Ике сәгать тә үтмәде, инде өйгә кайтырга мөмкин – барысын да саттым. Шәһәр халкы билгеләп үткәнчә, бәяләр ваклап сату бәяләреннән 20-30% ка түбәнрәк, сыйфаты да күпкә яхшырак, продукция дә тәмле», – дип сөйләде сатучыларның берсе Айрат Әхмәтҗанов.
«Мин азык-төлекне һәрвакыт фермерлардан сатып алырга тырышам. Шунысы яхшы, эшмәкәрләр гражданнар ягына басарга тырыша һәм бәяләрне күтәрмиләр. Кызганыч, кайвакыт чиратларда торырга туры килә», – дип сөйләде Казан Мэрына җирле халыкның берсе.
Бүген ярминкәгә килгән казанлылар азык-төлек товарларына бәяләрнең ваклап сату бәяләреннән шактый түбән булуын билгеләп үттеләр. Мәсәлән, майлылыгы 4% тан артык булган сөтнең бер литры уртача 40 сумга, бәрәңгенең килограммы 35 сумга якын, ә шикәрнең килограммы 60 сумнан да артмый. Моннан тыш, карабодай ярмасына бәяләр ваклап сату бәясеннән – 23% ка, ә атланмайга 40% ка кимрәк.
«Ярминкәләр ярдәмендә Казанның теләсә кайсы кешесе азык-төлекне арзанрак бәядән сатып ала ала. Товарлар кытлыгы хәзер юк, әмма кайбер төр продукциягә зур булмаган ажиотаж бар, алар арасында шикәр, ярма һәм он бар», – дип сөйләде Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.
«Бөтен продукция киштәләрдә бар, республиканың 22 районы 16 мәйданчыкка килә. Авыл халкына зур рәхмәт! 10 көннән язгы кыр эшләре башлана. Барлык казанлылар исеменнән, киләсе елда да без барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителсен өчен, авыл халкына мул уңыш телим», – диде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрлеләр өчен язгы ярминкәләр 19 нчы мартта 16 мәйданчыкта старт алды, шул исәптән «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен – Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге янында. 4 ярминкә көнендә 180,7 млн сумлык продукция китерелгән. Уртача алганда, бер ярминкә көнендә казанлылар барлык мәйданчыкларда 45 млн сумнан артык продукция сатып ала.
Казан ярминкәләрендә Татарстанның 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексының 22 оешмасы – Татарстан Кулланучылар берлеге, «Майский» теплица комбинаты, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Ак Барс» кошчылык комплексы, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнаша.
Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 нче апрельгә кадәр шимбә көннәрендә узачак.
Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясен сату өчен көн саен 8 чатырлы ярминкә мәйданчыгында сәүдә түбәндәге адреслар буенча оештырылган: Липатов ур., 7, Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур., 7, Батыршин ур., 20, Лаврентьев ур., 10, Фучик ур., 72, Зәкиев ур., 12, Ломжа ур., 2.
Шәһәр башлыгы белән бергә ярминкәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар булды.