(Казан
шәһәре KZN.RU, 21 нче март, Алинә Бережная). 17 нче һәм 18 нче мартта «Смена»
заманча мәдәният үзәгендә архитекторлар һәм төзүчеләр өчен «Диалоги» лекцияләр
сериясе булды. Чарада Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән 300 дән
артык архитектура-төзелеш берләшмәсе вәкилләре катнашты. Алар төзелеш өлкәсендәге
тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эштәге мөһим юнәлешләр турында фикер
алыштылар. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе
вакытында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләде.
Казан
Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, башкалада архитектура һәм төзелеш берләшмәсе
вәкилләре белән мондый очрашулар уздыру матур традициягә әйләнеп бара. «Бүген
сыйфатлы диалогны дәвам итү, очрашу, фикер алышу аеруча да мөһим, – дип
билгеләде Илсур Метшин. - Төзелеш һәм архитектура өлкәсендә иң яхшы Европа һәм
дөнья җәмәгатьчелеге белән аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлегебез
булды. Әлеге коллаборациядә без 10 ел эшләдек, хәзер яшь белгечләребез вакыты
җитте».
2022 елдан башлап капиталь
төзелеш объектының мәгълүмати моделен алып бару мәҗбүри итеп куелды
Очрашуда
катнашучыларда төзелеш процессын цифрлаштыру һәм BIM-проектлауга мәҗбүри күчү
темалары аеруча зур кызыксыну уятты. Бу темага 130 артык кеше теркәлгән.
Илсөяр
Төхвәтуллина искәртеп узганча, 2022 елның гыйнварыннан капиталь төзелеш
объектының мәгълүмати моделен формалаштыру һәм алып бару, әгәр бу объектка
дәүләт бюджетыннан акча бүлеп бирелгән булса, мәҗбүри итеп куелган. «Бөтен ил
буенча проектлаучыларны укыту, техник җиһазларны яңарту һәм тиешле программа тәэминатын
гамәлгә кертү башланды. Бу тенденция Казан командаларыннан да тиз реакция таләп
итә», - дип ассызыклады шәһәрнең баш архитекторы.
Инжиниринг
хезмәтләре күрсәтүче Severin Development компаниясе вәкилләре 170 шәһәрдә
тормышка ашырылган үз проектларын күрсәттеләр, процессны цифрлаштыру тәҗрибәсе
һәм бүгенге шартларда эшләү турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
«Метрополис»
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең BIM-технологияләр бүлеге җитәкчесе Светлана
Пархоменко BIM белән эшләү тәҗрибәсе һәм алымнары белән уртаклашты.
Тыңлаучылар
«Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының
мәгълүмати модельләштерү буенча урынбасары Дмитрий Полковников, «АБ-1
архитектура бюросы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Иван Мошка кебек Казан
спикерларын зур кызыксыну белән тыңладылар.
КДАТУ базасында фасад системалары
һәм төзелештә BIM-технологияләр буенча курс ачарга планлаштыралар
Шулай
ук очрашуның беренче көнендә архитектура һәм төзелеш берләшмәсе вәкилләре
күчемсез милек өлкәсендә һөнәри премияләр, төзелеш технологияләренә бәйле
мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Яшел түбә һәм асылмалы фасад системаларына
тукталып үттеләр, алар сыйфатлары буенча Европа аналогларыннан калышмый, дип
хәбәр итте Илсөяр Төхвәтуллина.
DIAT
компаниясе директоры Евгений Цыкановский 20 ел дәвамында Россия материалларын
һәм технологияләрен уңышлы куллана алуы турында сөйләде. Алар шулай ук норматив
база һәм бу өлкәдә аны камилләштерү юллары турында да җиткерделәр. Диалог
барышында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында фасад
системалары һәм төзелештә BIM-технологияләр буенча курс ачу турында карар кабул
ителде. Бу юнәлешләр буенча инженерлар укытылачак.
Казан
Мэры әлеге идеяне хуплады. «Бу карар кабул итү тизлеге турында сөйли: күрдек,
фикер алыштык һәм шунда ук карар кабул иттек. Менә иҗат итәргә мөмкинлек булган
вакыт бу. Казанда барысы да – фән, талантлы яшьләр һәм күп авырлыклар аша узган
өлкән буын кешеләре бар», - дип ассызыклады Казан Мэры.
Очрашуда
шулай ук ILBOSCO, Sayan group компанияләре һәм «Экопочва» экологик үзәге
вәкилләре үзләренең проектлау тәҗрибәсе, яңа технологияләр һәм яшел түбәне
нәтиҗәле эксплуатацияләү мөмкинлекләре белән уртаклаштылар. Алар Россия
ландшафт базарында товарның төрлелеге, техник үзенчәлекләр һәм нечкәлекләр турында
сөйләделәр.
2023 елда Urban Awards премиясе
финалы Казанда узачак
Urban
Awards премиясен оештыру комитеты генераль директоры Ольга Хәсәнова Urban
Awards премиясенә заявка рәсмиләштергәндә нәрсәгә басым ясарга һәм ниләр эшләргә
кирәклеге турында сөйләде. Казан командаларын катнашырга чакырды һәм гаризалар
бирү өчен тагын бер атна барлыгын искәртте. Илсөяр Төхвәтуллина 2023 елның
җәендә премия финалы Казанда узачаклыгын билгеләп үтте. «Конкурсларда катнашу
башка төбәкләрнең проект чишелешләренең сыйфатына карау, нинди дәрәҗәдә
торуыбызны, нәрсәгә омтылуыбызны һәм нинди юнәлештә үсәргә кирәклеген аңлау
өчен кирәк», - дип билгеләде Илсөяр Төхвәтуллина.
Ул
ассызыклаганча, «Диалоги» лекцияләр сериясе лаеклы дәрәҗәдә узган, моны барлык
катнашучылар да билгеләп үткән. «Без шәһәрнең архитектура-төзелеш берләшмәсен
җыюны дәвам итәчәкбез, чөнки кешеләргә бу очрашулар һәм үзара хезмәттәшлек
кирәклеген аңлыйбыз. Бары тик аралашып кына яңа карарлар таба алабыз», - дип
билгеләп үтте шәһәрнең баш архитекторы һәм киләсе очрашуның бу елның җәенә
планлаштырылган булуын хәбәр итте.