(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче март). Бүген Россия Тышкы
эшләр министрлыгының Кабул итүләр йортында 2022 елда Казан шәһәренең Ислам
Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак инаугурациясе узды.
Чарада Россия
Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе
Ксения Разуваева, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар
катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чакырылган илчеләрне
һәм дәрәҗәле кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов тарихта беренче тапкыр бу
статус күзәтүче илгә бирелүенә игътибар итте. «Бу Идел буе Болгарстанында Ислам динен
кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елында аеруча символик күренеш. Тарихи
дата барлык мөселманнар өчен дә зур әһәмияткә ия», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искә
төшергәнчә, 2022 елның 19 нчы маеннан 21 нче маена кадәр Татарстанда Идел буе
Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган
бәйрәм чаралары оештырылачак. Шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш
төркеме утырышы, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый
саммиты һәм башка чаралар узачак.
Россия Тышкы эшләр
министры Сергей Лавров, үз чиратында, Казанның тарихи яктан төрле
мәдәниятләрнең тату яшәү урыны булуын, ә Татарстан Президентының «Россия -
Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында эшләве Россия белән Ислам
дөньясы арасындагы дустанә һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертүен
билгеләп үтте.
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшьләр башкаласы
– шәһәргә бер елга бирелә торган статус, аның дәвамында җиңүче шәһәр яшьләрнең
икътисадый, социаль һәм сәяси активлыгын үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне
күрсәтү мөмкинлеге ала. 2021 ел ахырында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр
форумы идарәсе утырышында Казан шәһәренә «Яшьләр башкаласы – 2022» статусын
бирү турында карар кабул ителгән иде.
Фоторепортаж