(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль). Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2022 елда Казанда ир-атлар командалары
арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын әзерләү һәм уздыру буенча
республика оештыру комитетының икенче утырышы узды. Фикер алышуда Казан Мэры
Илсур Метшин, Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров, «Волейбол
2022 оештыру комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры
Роман Станиславов һәм башкалар катнашты.
Булачак
дөнья чемпионаты матчлары илнең 10 шәһәрендә узачак. Казанда ярышларның икенче
төркем этабының 6 уены 2-4 нче сентябрьдә оештырыла. «Волейбол безнең республикада иң популяр һәм массакүләм
спорт төрләренең берсе булып тора. Татарстанның «Зенит» һәм «Динамо – Ак Барс»
волейбол командалары Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә үз уңышлары белән данлыклы»,
– дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Дөнья
чемпионаты матчлары Казанның Волейбол үзәгендә – илдә әлеге спорт төре өчен
генә билгеләнгән аз сандагы профильле объектларның берсендә узачак. «Узган
утырышта Казанда бер объектны, аерым алганда, Волейбол үзәген, төп арена һәм
тренировка мәйданчыгы сыйфатында куллану тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдим федераль
оештыру комитеты тарафыннан хупланды», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, республика акчалары хисабына спорт объектына комплекслы
ремонт ясалган.
«Без
матчларга әзерлек буенча планлы эш алып барабыз. Безнең максат – аларны иң
югары дәрәҗәдә уздыру. Моның өчен республикада барлык кирәкле ресурслар һәм зур
спорт чараларын оештыру тәҗрибәсе бар», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
РФ
спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров дөнья чемпионатына әзерлек
вакытында спорт объектларының куркынычсызлыгы мәсьәләләренә зур игътибар
бирелүен ассызыклады. «Без көч ведомстволарыннан килгән коллегалар белән барлык
объектларда да исәпкә алынырга тиешле куркынычсызлык буенча бердәм таләпләрне
эшләдек һәм килештердек», - диде ул.
Роман
Станиславов үз чиратында 2021 елның октябрендә билет программасы эшли башлавын
җиткерде. Казанда узачак матчларга 2 меңнән артык билет сатылган инде, нигездә
Россия, Польша һәм Казахстаннан килгән җанатарларга. Билетларның 50% тан да
артмаган өлешен сатуга чыгару турында карар кабул ителде. Бу эпидемиологик вәзгыять
белән бәйле булган чикләүләр аркасында, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Моңа
кадәр Казанда берничә инспекция тикшерүе узган иде, аларның нәтиҗәләре буенча
тиешле актлар кабул ителде. ТР Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе җитәкчесе
Максим Денисов актларның үтәлеше, тулаем турнирга әзерлек, куркынычсызлыкны
тәэмин итү, мәдәни программаны оештыру, волонтерлар белән эшләү турында
сөйләде.
Россия
ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионатын 2022 елның 26 нчы
августыннан 11 нче сентябренә кадәр кабул итәчәк. 24 команда катнашыр дип
көтелә, алар 94 матч уйнаячак. Уеннар Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург,
Калининград, Ярославль, Уфа, Екатеринбург, Новосибирск, Кемерово һәм Красноярск
шәһәрләрендә узачак. Ярышларга 500 меңнән артык кеше килер дип көтелә.