(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Казан Мэры
Илсур Метшин Сибгат Хәким урамында территорияне үстерүнең иң яхшы архитектура
концепциясенә халыкара конкурс жюрисын җитәкләде. Җиңүчене Татарстан башкаласы
башлыгы Россиянең һәм чит илләрнең танылган архитекторлары һәм шәһәр төзүчеләре
белән бергә билгеләячәк.
Бүгенгә жюри составында булуларын архитектура тәнкыйтьчесе, «Брусника»
компаниясенең баш архитекторы, «Проект Россия» журналына нигез салучы һәм аны
нәшер итүче Барт Голдхоорн, Мәскәүнең архитектура советы әгъзасы, Мәскәү
архитекторлары берлеге идарәсе әгъзасы, Халыкара архитектура академиясе (IAA)
академигы Сергей Скуратов, ландшафт архитекторы, Француз ландшафт
архитекторлары Федерациясенең экс-президенты Мишель Пена, Россия Архитекторлар
берлеге президенты, Мәскәү архитектура советы әгъзасы, Россия Сәнгать
академиясе академигы Николай Шумаков, «Мәскәү шәһәренең Шәһәр төзелешен
планлаштыру фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ДАУ директоры Динә Саттарова,
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев, Казан
шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм Казан шәһәре Думасы эксперты
Татьяна Прокофьева раслады.
Конкурста катнашучыларга 8,9 га мәйданлы территорияне үстерү концепциясен төзергә кирәк, ул С.Хәким урамында, «Ривьера»
кунакханә комплексы территориясе, Казансу акваториясе һәм булачак парк белән
чикләнгән, хәзер аны проектлау француз ландшафт архитекторы Мишель Пен
җитәкчелегендә алып барыла. «Ривьера» отеле һәм аквапарк урнашкан участок бу
территориягә кермәгән.
Конкурска тәкъдим ителгән хезмәтләрдә жюри функциональлеккә генә түгел,
тышкы күренешкә дә игътибар итәчәк. Конкурста катнашучыларга Казансу
акваториясе панорамасына гармонияле кертелгән архитектура ансамбле булдыру
тәкъдим ителә. Төзелеш төбәкнең мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырырга һәм Казан
Кремле ансамблен визуаль кабул итүгә комачауламаска тиеш. Конкурс документлары
нигезендә, төзекләндерү проектында иҗтимагый киңлекләрне яшелләндерү һәм үстерү
схемасы булачак.
Исегезгә төшерәбез, бәйгенең башлануы турында 14-нче апрельдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында
узган матбугат конференциясендә билгеле
булды. Шул ук вакытта Kravt Group компаниясенең идарәче партнеры Валерий
Кравцун Казан Мэры Илсур Метшинга конкурс жюриын җитәкләүне сорап мөрәҗәгать
итүе турында сөйләде.
Бүләк фондының гомуми күләме 8,1 млн сум тәшкил итә. Конкурсның
заказчысы – әлеге территориягә керә торган җир кишәрлекләренең хуҗасының берсе,
«ТАТКРАВТИНВЕСТ» ҖЧҖ. Конкурс Казан шәһәре Мэриясе ярдәме белән уздырыла.
Гаризалар кабул итү һәм катнашучыларны теркәү 1-нче июньгә кадәр,
конкурс проектларын кабул итү 24-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык эшләр дә
аноним рәвештә каралачак. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны рәсми игълан
итү якынча 30-нчы июньдә булачак.