(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясенең кадрлар идарә резервын
үстерү программасында катнашучылар белән очрашты. Чарада Казан Мэры Илсур
Метшин катнашты.
20-23-нче апрель көннәрендә Татарстан башкаласында Россиянең кадрлар
идарә резервы өчен «Дәүләт идарәсенең
сыйфатын арттыру: халыкара тәҗрибә һәм Россия практикасы» темасына алтынчы
модуль уза. Резерв вәкилләре республикага визиты кысаларында Иннополис фән
шәһәрчегендә, Казан вертолет заводында, ТР Милли китапханәсендә, «Сәйдәш»
мәдәни үзәгендә, Казандагы халыкара мәктәптә булдылар, медицинада симуляцион
технологияләрне үстерү буенча ТР тәҗрибәсе белән таныштылар, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
«Сезне Татарстанда сәламләргә чын күңелдән шат. Сезнең күпләрегез белән
без яхшы таныш, уртак эш тәҗрибәбез бар инде. Калганнарыгыз белән
мөнәсәбәтләрне соңрак төзербез», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов
җыелучыларга.
Президент кыскача гына Татарстан турында сөйләде, ул икътисад үсешенең
өстенлекле юнәлешләрен һәм төбәк сәнәгатенең әйдәүче тармакларын билгеләде. «Без
үз-үзебезне тәэмин итә торган төбәкләрнең берсе. Узган ел, әлбәттә, бик
катлаулы булды. Бу коронавирус пандемиясе һәм нефтькә бәяләр кимү белән бәйле.
Әмма тулаем алганда без булдырдык һәм, барлык авырлыкларга карамастан, 2019 ел
дәрәҗәсендә калдык», – диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов республика продукциясен тышкы базарларга чыгару өчен
дә, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен дә чит ил партнерлары белән
багланышларның мөһимлеген билгеләп үтте. «Татарстан – экспортка юнәлтелгән
регион. Экспортка безнең сәнәгать продукциясе күләменең 50%-ы бара. Яңа
базарлар эзләргә, безнең товарларны, эшләнмәләрне, проектларны алга сөрергә
кирәк. Бу бик мөһим, – дип ассызыклады ул. – Җитди эш «Россия – Ислам дөньясы»
стратегик күзаллау төркеме кысаларында алып барыла. Анда 60-тан артык ил.
Россия Президенты йөкләмәсе буенча мин әлеге төркемне җитәклим, без актив
эшлибез».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан инвестицион эшчәнлеккә зур
игътибар бирә. Инфраструктура камилләштерелә, эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары
эшләнә. Бүген республикада сәнәгать мәйданчыклары, махсус икътисадый зоналар,
индустриаль парклар үсә. «Әгәр дә элемтә юк икән, әгәр бу мәсьәләләр белән
игътибар белән шөгыльләнмәсәң – уңышка ирешү кыен», – дип тәмамлады ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте
фоторепортажы
ТР Президенты матбугат хезмәте
видеорепортажы