(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов Казанда төзелә торган кайбер объектларны карады. Аны ТР
Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит
Хәнифов һәм башкалар озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов Достоевский урамы, 57 адресы буенча урнашкан
күпфатирлы торак йортны – иң иске озакка сузылган төзелешне карады. Бу йортны
тапшыру 2005 елның 1 кварталында булырга тиеш иде, әмма эшләр туктатылган, ә
2011 елда төзүче компания банкрот дип табылган. Объектны төзү 2020 елның
июнендә, Гражданнарның – өлешле
төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау Татарстан Республикасы фондына «Фирма
«Свей» ҖЧҖ төзүчеләренең хокуклары тапшырылганнан соң гына яңартылды. Бүгенге
көндә эшне «Садака» подряд оешмасы башкара («Бриз» компанияләр төркеменә керә).
Финанслау республика акчалары исәбеннән дә, федераль бюджеттан да гамәлгә
ашырыла. Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, объектта төзелеш эшләре
төгәлләнеп килә инде. Апрель азагында йорт кулланышка тапшырылачак, 245 граждан
фатир ачкычларын алачак дип көтелә.
Шуннан соң Р.Миңнеханов Зур Урам урамындагы «МЧС» торак комплексы
төзелеш мәйданчыгында булды. Объектлар 2014 елның III кварталында тапшырылырга
тиеш иде, ләкин 2019 елда төзүче – «ФОН» ҖЧҖ – банкрот дип таныдылар. 2020
елның июнендә Гражданнарның – өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау
Татарстан Республикасы фондына «МЧС» торак комплексының төзелеп бетмәгән өч
йорты буенча төзүче хокуклары тапшырылды, төзү-монтаж эшләре башланды. Объектта
подрядчы булып «Ак Таш» СМК» ҖЧҖ тора. «МЧС» торак комплексының икенче йорты
буенча Татарстан Республикасы фондына объектны файдалануга тапшырганнан соң,
алданган өлешчеләргә 522 фатир, шулай ук кладовой биналар, парковка тапшыру
буенча йөкләмәләр бирелде. Объектны файдалануга кертү 2021 елның апрелендә
планлаштырыла, шуннан соң 586 гражданның хокуклары торгызылачак. Моннан тыш, «МЧС»
торак комплексында тагын 2 проблемалы объект кала, аларны файдалануга кертү
2021 елның II кварталы ахырында планлаштырыла. 3-нче һәм 4-нче номерлы
йортларны тапшырганнан соң «МЧС» торак комплексының 704 гражданының хокуклары
торгызылачак.
Аннары очрашуда катнашучылар Вознесенское тракты төзелеше турында фикер
алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Бу Гвардия урамыннан
Казанның Совет районында Җиңү проспектына кадәр автомобиль юлы участогы. Аның
тоннель белән озынлыгы 3,8 км тәшкил итә. Магистраль төзелеше Казанның яңа
Генпланы белән каралган.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районында Оренбург тракты
буенча борылыш төенен төзүнең барышы белән танышты. Әйләнеш төене әлеге
участокта автомобиль юлын бушатыр һәм транспорт агымнары кисешүен булдырмаска,
шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрен минимальләштерергә ярдәм итәр дип күздә
тотыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте
фоторепортажы
ТР Президенты матбугат хезмәте
видеорепортажы