Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов татар шагыйре, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил
һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР
Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә
ТР Президенты матбугат хезмәте.
15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Татар
шагыйре Бөек Ватан сугышында сугышкан, 1943 елның августында гестапо кулга
алынган, 1944 елның августында җәзалап үтерелгән. 1956 елда Муса Җәлил үлгәннән
соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
ТР Президенты
матбугат хезмәте фоторепортажы
ТР Президенты
матбугат хезмәте видеорепортажы