(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Алинә Бережная). 2020 елда Казанның
административ комиссияләре учреждение такталарында, режим элмә такталарында
урнаштырылган мәгълүмат өлешендә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозу
турындагы 477 эшне караган. Хокук бозуларның күбесе бизнес өлкәсенә – шәхси
эшмәкәрләргә, җәмәгать туклануы йортларына, кунакханәләргә туры килгән. Хокук
бозучыларга 1 млн 571 мең сумлык административ штраф салынган. Бу хакта бүген
шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Административ комиссияләр эшчәнлеген
оештыру идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин хәбәр итте. Ул мәгълүматның ТРның ике
дәүләт телендә күрсәтелергә тиешлеген, таләпне үтәмәгән очракта административ
җаваплылык йөкләнүе турында әйтте.
2020 елда кагыйдә бозу буенча 402 кисәтү ясалган, 46-сы
буенча административ штраф салынган, калган эшләр туктатылган. Суд
приставларының федераль хезмәтенә 25 карар җибәрелгән, 19 карар буенча 208 мең
сумга штраф билгеләнгән. «Административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен
комиссияләр тарафыннан 12 беркетмә төзелгән, җәмәгать судьялары тарафыннан 10
беркетмә каралган, алар буенча 180 мең сумга штраф салынган», - дип сөйләде
Артур Мөхәммәтшин. Быелның гыйнварында комиссияләр административ хокук бозулар
турында 14 эш караган, 12-се буенча кисәтүләр чыгарылган.
Шулай ук шәһәр Башкарма комитеты ачыкланган закон
бозуларны ничек бетерүләрен контрольдә тота: узган ел эшмәкәрләр 10 хокук бозу
очрагын үз теләкләре белән бетергән, 21-е буенча судка кадәр дәгъва
белдерелгән, 5 дәгъва судка җибәрелгән, 3 дәгъва карау стадиясендә.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын хокук бозучыларга
каршы көрәштә катнашырга чакырды. «Мин алардан «Ачык Казан»га, «Халык контроле»нә
күзгә ташланган хокук бозулар турында хәбәр итүләрен сорыйм. Бергәләп без
тәртип урнаштырачакбыз», - дип йомгаклады Илсур Метшин.