(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Бүген Казанда ТР Арбитраж судының элеккеге
рәисе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы Рәшит Сәлахов белән
хушлаштылар. ТР Арбитраж суды бинасында узган граждан панихидасында Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты аппараты җитәкчесе
Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды, шулай ук Рәшит
Сәлаховның туганнары һәм якыннары белән сөйләште, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Элек телеграммада Рөстәм Миңнеханов Рәшит Сәлаховны
республика судьялары корпусының иң лаеклы ветераннарының берсе дип атаган. «Талантлы
җитәкче, гаҗәеп эшкә сәләтле һәм үз эшенә тугрылыклы кеше, туган
республикабызның чын патриоты. Татарстан Республикасы Арбитраж суды башлыгында
унбиш ел эшләү дәверендә ул Татарстанда яңартылган арбитраж судны торгызу өчен
күпне эшләде, югары һәнәри коллектив җыйды, йөрәкләребездә мәңгегә сакланачак
иң яхшы истәлекләр калдырды», – диелгән текстта.
Рәшит Сәлаховның туганнары һәм якыннарының кайгысын
Казан Мэриясе дә уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез, Россия һәм Татарстанның атказанган
юристы Рәшит Сәлахов 2021 елның 14-нче февралендә 80-нче яшендә вафат булды.
ТР Президенты
матбугат хезмәте фоторепортажы
ТР Президенты
матбугат хезмәте видеорепортажы